Ана йөрәге ник өзгәләнә?

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Ана йөрәге ник өзгәләнә?

– Яңа Кенәр интернатында укыган баланы ничек итеп Казанга чыгарып җибәрергә кирәк? – дигән проблеманы күтәрде опекуннар, тәрбиягә бала алучылар. – Дербышкида төзүчеләр әзерләүче көллияттә андыйлар өчен аерым төркем бар. Баланы Казанга чыгарып җибәрү ул безнең тәрбиянең юкка чыгуы дигән сүз, алар анда нишләмәс, нинди төркемгә иярмәс?! Безнең районда бу балалар өчен нишләп һөнәр алу мөмкинлеге юк? Аларның бит тормыш итәселәре бар!

Түгәрәк өстәл артында күтәрелгән иң әһәмиятле проблемаларның берсе әнә шул иде. Районның опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллина опекуннарны һәм тәрбиягә бала алучыларны кызыксындырган сораулар буенча нотариус, юристларны, хокук саклау органнары вәкилләрен, бала һәм гаилә белгечләрен чакырып, түгәрәк өстәл оештырды.

Район Советының юридик мәсьәләләр буенча баш белгече Ләйсән Сәгыйтова банктагы номиналь исәпкә бала өчен күчкән акчадан (алимент, пенсия, пособиеләр  һ.б.) максатчан файдалану тәртибен аңлатты. Опекуннар һәм тәрбиягә бала алучылар ел саен 1 февральдән дә соңга калмыйча опека һәм попечительлек органына бала акчасын ничек сарыф итүләре турында хисап тоталар. Әгәр дә акчаны максатчан файдаланмау очрагы ачык- лана икән, опека һәм попечительлек органы тарафыннан акт төзелә. “Мондый очракларда опекуннарга һәм тәрбиягә бала алучыларга акчаны максатчан файдалануларын исбатларга туры киләчәк”, – дип аңлатты юрист Ләйсән Сәгыйтова.

– Республиканың бер районында шундый очрак булды, – дип сөйләде район опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллина. – Бала бүлмәсен 130 мең сумга төзекләндергәннәр. Әмма бу очрак хупланмаган. Янәсе бала бу гаиләдән китсә, ул ремонтны үзе белән алып китә алмый. Акчаны максатчан сарыф итүнең әнә шундый нечкәлекләре дә бар.

Урыннан:

– Менә мин баланы машина йөртү хокукына укытам. Бала акчасын укытуга түли аламмы? – дип сорадылар.

– Әйе, бала мәнфәгатьләренә акчаны сарыф итәргә ярый, – дип җавап бирде юристлар.

– Безне прокуратура тикшереп тора шул...

– Һәр очрак аерым карала, – дип аңлатты район прокуроры ярдәмчесе Рамил Йосыпов.

– Бала акчасына рәхәтләнеп яшәп ятасыз, дип, канга тоз салучылар да бар...

– Күпме аласыз соң сез? – дип сорап куйды нотариус Рәзинә Низаметдинова.

– 9 мең сумлап...

– Ул акчага рәхәтләнеп яшәп була микәнни?!

Чит баланы үз гаиләңә алу һәм тәрбияләүне бернинди акча белән дә чагыштырып булмый. Җитмәсә әле аларның күбесе авыру. Күпме больница юлын таптарга туры килә. Үсеп житкәч тә проблемалар җитәрлек.

...Моннан берничә ел элек мин ике малайны тәрбиягә алган бер гаиләдә булдым. Малайларның берсе Яңа Кенәр интернатында укый. Әле дә күз алдымда ике малайның ике яктан әниләренә сыенып утырганнары. Шунда әниләренең күңеле тулып: “Үземнекеләр үсеп җитте инде. Менә шушы ике сабыйны үстереп кеше итәргә Ходай Тәгалә сәламәтлекләр бирсен иде”, – диде. Бүген алар үсеп җиткән. Ана кешенең интернаттан соң улын Казанга чыгарып җибәрергә йөрәге җитми. Ник Арчада гына һөнәр алу мөмкинлеге юк, дип өзгәләнә ул... Улым, пешекче булам, ди.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International