“Ана булу – изгелекнең таҗы”

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

“Ана булу – изгелекнең таҗы”

“Әни” диеп язып куйдым,

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз, һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.

“Әннә” дип баланың теле ачыла, әнисенең бишек җырын тыңлап, кулларының җылысын тоеп, назлы сүзләрен ишетеп үсә, аякка баса, мәктәпкә китә, беренче китабында да менә шушы сүзләрне укый. Әниләрнең балаларына күрсәткән изгелекләре турында тагын бик күп сүзләр язып булыр иде. 20 ел инде Әниләр көне дә дөньяда нинди мактау сүзләре бар, барысына да лаек булган иң якын кешеләребезгә хөрмәт һәм ихтирам йөзеннән үткәрелеп килә. Быел да нәзберек кенә кар сибәләп торган ноябрьнең бераз салкынча, әмма матур бер көнендә Арча Мәдәният йортында шул уңайдан гаҗәеп җылы кичә оештырылды. Районыбызда танылган аналар бәйрәмнең кунагы булып сәхнәгә күтәрелде.

– Әни! Без аны ничәмә-ничә тапкырлар кабатлыйбыздыр. Әйткән саен ул үзенә бер мәгънә ала. Әни, дидеңме, син көчле һәм бәхетле. Алар тормышыбызның якты кояшы һәм иң матур чәчәге, – диде барлык әниләрне бәйрәмнәре белән котлап һәм изге теләкләрен җиткереп район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов.

Ул яше җитмешкә җитсә дә, әле дә сәхнәдә аккоштай йөзеп йөрүче районыбызның күрке булган затларның берсе Ташкичүдән Розалия Насыйбуллинаны бүләкләде. Чыннан да, искиткеч кеше ул. 40 ел гомерен мәктәпкә багышлаган, югары исемнәргә ия булган Розалия ханым күптәннән лаеклы ялда  булса да җәмәгать эшенә кереп чумган. Җирлекнең ветераннар советы рәисе, ике китап авторы, рес- публика газеталарының актив хәбәрчесе, өстәвенә “Өммегөлсем” фольклор коллективы җитәкчесе дә ул.

Хезмәттәшебез, район газетасы тәрҗемәчесе Гөлзия Нәбиуллина да бу көнне Рамил Гарифҗанов кулыннан Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Мактау грамотасын алды. Гаҗәеп кеше Гөлзия дә. Эшен яхшы белә. Кызыксынмаган, белмәгән өлкәсе юк. Күп укый, сәламәт яшәү рәвеше алып бара, кышын чаңгыда шуа, бассейнга йөри. Тырыш, эшчән, пөхтә, барына да өлгерә. Ире Раил белән баһадирдай өч егет үстергәннәр. Оныклары бар. Без Гөлзия белән чын күңелдән горурланабыз һәм аның өчен сөенәбез.

– Мин бик бәхетле, чөнки әнием исән-сау, үзем әни. Әниләр барында илебез дә, милләтебез дә, телебез дә яшәячәк. Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән шушы йөкне матур итеп башкарсак иде, – диде районның хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Альмира Гатауллина. – Кызганыч, әниләрнең төрлеләре бар. Әмма бу бәйрәм аларның иң яхшылары, үзләренекен генә түгел, чит балаларны да үзенеке итә белгәннәре турында да. Тапкан ана түгел, баккан ана, диләр. Шундый аналар каршында мин бүген башымны иям.

Бу сүзләрне ул Ашабаштан дүрт бала тәрбиягә алып үстерүче Сәрия һәм Рәхим Хәйруллиннарга атап әйтте. Бу ананы нинди генә матур сүзләргә төреп бетерсәң дә аз булыр кебек. 24 ел бергә яшәү дәверендә аларның үз балалары булмый. Әмма ир белән хатын ныклы карарга килә – ике ул тәрбиягә ала. Хәзер Евгений белән Кирилл студентлар инде. Сәриянең кызлы да буласы килә. Һәм ул яңадан ике кыз ала. Аларның берсе тугызынчы, икенчесе алтынчы сыйныфта укый. Шулай зур гаилә бар-

лыкка килә.

Альмира Гатауллинаның сүзләре Илдус авылыннан Гөлгенә һәм Айдар Хәбибрахмановларга да кагыла. Ике кыз, биш малай үсә бу гаиләдә. Һәрберсенең бары тик ана гына аңлый, көйли, җаен таба ала торган үз характеры. Шулай тыныч кына яшәп ятканда аларның капкаларын да хәсрәт җиле шакый: кече уллары Самат (аңа өч яшь) авырып китә. Ике ел дәвамында хастаханәдә ята ул, Мәскәүдә катлаулы операция кичерә. Әле яши генә башлаган сабыеның шундый газаплар кичерүенә түзгән ана йөрәгенә рәхмәт. Ничек икәнен бер үзе генә беләдер.

– Үзем хастаханәдә ятам, үзем өйдәгеләр өчен борчылам. Алар да берсеннән берсе кечкенә бит. Шунда кызым Айгөл: “Әни, борчылма әле. Бөтенләй әнисез балалар бар. Әти безнең янда. Сәламәтләнеп кенә кайтыгыз”, – диде. Бу сүзләр дә  ул мизгелләрдә минем өчен олы юаныч иде”, – диде Гөлгенә.

Сәхнәгә “Нечкәбил” республика бәйгесендә мактаулы исемнәргә лаек булган Наласадан Хәсәновлар, Арчадан Галәветдиновлар гаиләләре дә күтәрелде һәм тамашачыларга үз чыгышларын тәкъдим итте. Үзешчән сәнгать осталары башкаруындагы җырлар, биюләр бәйрәм уңаеннан аналарга багышланды.

Гөлсинә Зәкиева 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International