Ярминкә – бәйрәм ул!

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Ярминкә – бәйрәм ул!

Бер танышым әйтә: “Мин Казанда укыганда имтихан буласы көнне колхоз базары аша үтә идем. Үзенә күрә бер рәхәтлек бирә торган утрау иде ул. Анда баштагы артык уйлар чыгып бетә, дөнья мәшәкатьләре онытыла, имтиханнарны да әйбәт бирә идем”.

Мин үзем дә шул фикердә. Ярминкәләргә дә  яратып йөрим. Аласы әйберең булмаса да, таныш-белешләрне очратасың, сәүдә итүчеләрнең хәзинәсен карап йөрисең.

Узган шимбәдә Арчада узган ярминкә күңелгә хуш килде. Сатучылары да, алучылары да күп иде.

– Без бөтен хуҗалыкларга да чакыру җибәрдек, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. – Күбесе килде. “Северный”, “Ватан”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Аю”, “Ашытбаш”, “Казанка” хуҗалыклары – иң активлары. Урта Аты авыл җирлеге ярминкәгә килүчеләрне кайнар чәй, тәмле коймаклар белән сыйлады. Урман хуҗалыгы, шәхси эшмәкәрләр дә үз продукцияләрен тәкъдим итте.

Быел Казанда да, Арчада да ашлыкны тиз алып бетерәләр икән.

Арчалар көздән башлап ел ахырына кадәр 8 ярминкәдә катнашачаклар.

– Казандагы ярминкәләргә “Игенче”, “Северный”, “Ватан”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы” ширкәтләре яхшы  әзерлек белән киләләр, – ди Марат Абдуллин. – Безнекеләр “Казан” агросәнәгать паркында сәүдә итә. Иң күп урыннарда сату итүчеләр – безнең районныкы.  Сөтне чират торып алалар, литры 30 сумнан. Азрак кына бәяне киметәләр икән, чират шунда күчә.

Шәхси эшмәкәрләр дә ярминкәләрдән канәгать. “Узган атнада бик яхшы сату итеп кайттым”, – ди Ашытбаштан Рәис Шәкүров.

– Барлык ярминкәләрдә дә катнашам, мине көтеп торган сатып алучыларым бар, – ди Айваннан Нафил Гатауллин.

Арчадагы ярминкәдә районыбыз сандугачы Расих Галимҗанов белән очраштык.

– Кайда җыр – шунда Расих Галимҗанов, кайда Расих Галимҗанов – шунда җыр, – дим.

– Әйе, менә концерт куябыз әле, – диде ул. – Ярминкә – бәйрәм бит ул. Казандагы ярминкәләрдә дә казанлылар күңелен күреп кайтабыз.

Безнең артистларның ярминкәләрдә җырларга “законлы” хакы бар. Алар басуларга барып игенчеләр алдында да чыгыш-

лар ясадылар, аларга рухи азык бүләк иттеләр. Хәзер менә шул игенчеләребез җыйнап алган байлык ярминкә өстәлләрен тулыландыра.

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International