Ришвәтчелеккә каршы иҗади эшләр бәйгесе башланды
Мәктәп укучылары, студентлар һәм 30 яшькә кадәр эшләүче яшьләр арасында видео-, фотоматериаллар, рәсем бәйгесе игълан ителде.
Җиңүчеләргә диплом һэм бүләкләр биреләчәк, ә аларның эшләре Арча районы ришвәтчелеккә каршы чаралар кампаниясендә кулланылачак.
Җиңүчеләрне хакимияте, хокук саклау органнары вәкилләре, иҗат экспертлары билгеләячәк.
Конкурс эшләрендә җәмгыятьтәге тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә һәм барча дәрәҗәләрдә ришвәтчелеккә каршы дәүләт көрәшенең заманча дәүләт механизмнары, шулай ук әлеге юнәлештә халыкара хезмәттәшлекнең роле һәм әһәмияте чагылыш табар дип көтелә.
Эшләр 2018 елның 8 декабренә кадәр район администрациясе бинасында Арча шәһәре, Советлар мәйданы, 14 йорт, 103 каб. адресы яки Antikor.Arsk@tatar.ru электрон адресы буенча кабул ителә