“Ихлас” ихлас күңеллеләрне туплый
Арча Мәдәният йортында “Ихлас” мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр оешмасының өченче җыены булды.
– Бу оешманың максаты – яшьләр арасына кереп, үзләрен үрнәк итеп куеп, наркомания, эчүчелек, тәмәке тарту, үз-үзләренә кул салу кебек күренешләргә каршы көрәшү, – диде “Ихлас”ның оештыручысы Гөлназ Гарифҗанова. – Үзләре арасыннан җитәкчесен дә билгеләп куйдык – Гүзәл Абдуллина булды. Беренче җыенда ук төрле темаларга сөйләшү алып барылды. Мөмкинлекләре чикле яшьләр фикерләрен җиткерделәр, теләкләрен белдерделәр, проблемаларга да тукталдылар. Аларның активлыгына, төпле фикер йөртүләренә, кимчелекләргә, уңай якларга да дөрес бәя бирә алуларына исем китеп тыңладым.
– Наркомания, эчүчелек, тәмәке тарту, үз-үзләренә кул салу кебек күренешләр проблема күплектән түгел, ә рәхәтлектән килеп чыга. Без авырлыкларны җиңик дип яшибез, көчебездән килгәнчә үз өстебездә эшлибез, үз шөгылебезне булдырырга, халык арасына чыгарга тырышабыз, – диде Рамил Шәрәфетдинов.
Рамил тумыштан инвалид. Әнисе Тәнзилә ханым бөтен гомерен шуңа багышлап, улын аякка бастырырга тырыша. Тик... кызганыч, 28 яшьлек янып торган егет бүген дә инвалид коляскасында. Әмма ул чын оптимист. Әнисе ярдәме, үзенең тырышлыгы белән башта урта, аннан югары белем алды. Компьютерны биш бармагы кебек белә, бер көндә сүтеп җыя алам, ди. Шигырьләр яза. Бочче белән шөгыльләнә. Алай гынамы, призлы урыннар яулый, республика гына түгел, хәтта Россия чемпионатында да катнашты, Россия чемпионы исемен алып кайтты. Кызыксынмаган өлкәсе юк. Аңа бер шөгыль кирәк. Инвалид балаларны, мәсәлән, компьютерга өйрәтер идем, ди. Бераз хезмәт хакы бирсәләр дә начар булмас иде, әлбәттә.
Гүзәл Абдуллина да югары юридик белемле. Эш булса аңа да зыян итмәячәк.
Рамил белән Гүзәл генә түгел, җыенда катнашканнарның һәрберсе актив тормыш рәвеше алып бара, нәрсә белән булса да шөгыльләнә, күбесе бочче уйный, ярышларда җиңүләр яулый. Берсе хәтта җыенның ахырына кадәр утырмады да, вакыты тар булу сәбәпле сорап китте.
– Гүзәлне без “Ел хатын-кызы” республика бәйгесенә дә әзерлибез, – диде Гөлназ Гарифҗанова.
Мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр район тормышы белән дә кызыксынып торалар. Бу көнне алар үзләренә кагылышлы проблемаларны да читләтеп үтмәделәр.
– Шәһәр үзәген матурладылар, без аңа бик шат. Тик инвалидлар турында оныттылар. Коляска 5 сантиметрдан биегрәк урынга менми. Үзәккә без кайсы ягыннан килсәк тә керә алмыйбыз, – диделәр мөмкинлекләре чикләнгән актив яшьләр.
– Әнә шундый алар. Тик үзләрен районда якыннарыннан башка беркем белми. Безнең оешманың бурычы – менә шушы мөмкинлекләре чикләнгән актив яшьләрне күрсәтү, аларны республикага чыгару, төрле бәйге-чараларга катнаш-
тыру, – диде Гөлназ Гарифҗанова. – “Ихлас” активистларының исә киләчәккә планнары зурдан – авылларга чыгып яшьләр белән аралашу, дискуссияләр оештыру. Үзләренә пар табарга өметләнүләрен дә яшермиләр. Беренче очрашу 30 ноябрьдә Урта Бирәзә клубында булачак.
Гөлсинә Зиннәтова