Күрешүдән курыкма

2018 елның 30 ноябре, җомга

Күрешүдән курыкма

26 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр “Тукта ВИЧ/СПИД” Бөтенроссия акциясе уза. Шул уңайдан без район үзәк хастаханәсе врач-эпидемиологы Чулпан Ситдикова белән әңгәмә оештырдык.

– Акция ВИЧ-инфекция турында халыкның аңын үстерү максатыннан оештырыла, – дип сөйләде табиб Чулпан Ситдикова. – ВИЧ – ул кешенең иммун системасын зарарлый, организмның төрле авыруларга каршы тору көчен киметә торган вирус.

– Чулпан Равиловна, районда ВИЧ-инфекцияле кешеләр бармы?

– Арча районында ВИЧ-инфекцияле 26 кеше диспансер исәптә тора. Моннан тыш, Арча районында яшәүчеләрнең чир йоктырган бер өлеше Казанда республиканың СПИДны булдырмау һәм аның белән көрәш үзәгендә исәптә тора. Быел районда тагын өч кешедә ВИЧ-инфекция ачыкланды.

– Аноним сораштырулар үткәрелгәне бармы? Бу чир турында нәрсә беләбез без?

– Район халкы белән ВИЧ-инфекция турында аноним сораштырулар үткәрдек. Аноним җавап бирүчеләрнең 61 проценты гына ВИЧ-инфекциянең нинди юл белән таралуын азмы-күпме белә. Ә кайберәүләр әлеге чирне төчкерү, йөткерү, көнкүреш аша йога дип уйлый. Күпләр ВИЧ-инфекция куркынычы аларга янамый, дип саный. Әмма бу чирне тиешле кагыйдәләрне үтәмәгән һәркем йоктырырга мөмкин.

– Ул нинди юл белән күчә?

– Чир ВИЧ-инфекцияле кешедән генә йога. Аның хайваннардан һәм бөҗәкләрдән күчү очрагы теркәлмәгән. Зарарланган кеше организмында  кан, сперма, вагинал секрет, ана сөте икенче берәүгә күчәрлек микъдарда  ВИЧ вирусына ия. Әлеге йогышлы чир ВИЧ-инфекцияле кеше кулланган шприц белән  кабат укол кадаганда (бу  наркотиклар кабул итүчеләр арасында очрый), стериль булмаган инструментлар белән косметик процедуралар үткәргән вакытта, (татуировка, пирсинг һ.б.), сакланмыйча очрак-лы җенси мөнәсәбәткә кергәндә күчә. Шулай ук ВИЧ-инфекцияле ана авырлы вакытта, бала тудырганда, имезгәндә чирне баласына йоктырырга мөмкин.

– Ә нинди юл белән йокмый?

– ВИЧ инфекциясе җәмәгать транспортында ишек тупсалары, тотыну җайланмалары, хайваннар һәм бөҗәкләр тешләве, кул биреп, кочаклашып күрешүләр, үбешү, йөткерү, төчкерү, тир һәм күз яше, ризык, акча, өйдәге уртак кулланыштагы әйберләр, мәсәлән, уенчык, урын-җир, душ, ванна, бассейн, савыт-саба һ.б. аша  йокмый.

 – ВИЧ ничек СПИДка әйләнергә мөмкин?

– ВИЧ организмның төрле күзәнәкләрен, беренче чиратта иммун системасын зарарлый. Тора-бара иммунитет йомшый. Организм төрле авыруларга бирешә башлый. Дәваланмасаң, ВИЧ-инфекция  СПИДка китерә. Моның ахыры начар тәмамла- нырга мөмкин.

– ВИЧ-инфекциянең билгеләре?

– Чир йоктырганын кеше белмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә тикшеренеп торырга кирәк. Анализны район хастаханәсендә, Казан клиникаларында да биреп була. Инфекцияне йоктырган очракта кичекмәстән медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә. Заманча медицина хезмәте һәм препаратлар ВИЧ-инфекция-

ле кешеләрне гадәти тормышка кайтара. Алар эшли, укый, гаиләсе белән яши, озын гомер кичерә.

– Ничек сакланырга?

– Очраклы рәвештә теләсә кем белән җенси мөнәсәбәткә кермәскә, наркотиклар куллан-

маска, тәртипсез тормыш рәвеше алып бармаска киңәш итәбез. Сәламәт тормыш рәвеше белән яшәргә кирәк.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International