Акыл уены осталары ярышты

2018 елның 30 ноябре, җомга

Акыл уены осталары ярышты

Бер көндә Яңа Кенәр мәктәбендә өч истәлекле вакыйга узды: шахмат ярышы, ветеран укытучы Стелла Габдрахманованың туган көне һәм волейболчыларны бүләкләү. Волейболчылар турында узган саннарның берсендә  язган идек.

Республика күләмендәге шахмат ярышында. Арча, Әтнә, Кукмара, Биектау, Балтач районнарыннан һәм Казан шәһәреннән килгән 10 командага тупланган шахмат остасы (40 кеше) көч сынашты. Бу — “Төньяк балкышы” исеме астындагы ярыш- ларның икенче этабы. Беренчесе октябрьдә Ашытбаш мәктәбендә шашка ярышлары булып узган иде.

Шахмат сөючеләр арасында балаларның күп булуы күңелле күренеш. Чөнки шахмат баланың акылын камилләштерә, уйлау сәләтен арттыра, хәтта характерын формалаштыруда да роль уйный икән.

Ярышларның башлап йөрүчесе, идея бирүчесе Сөләйман Галиуллин оештырудагы ярдәмнәре өчен Яңа Кенәр балалар иҗат йорты җитәкчелегенә һәм Яңа Кенәр мәктәбенең физкультура укытучысы Таһир Сәмигуллинга рәхмәтен җиткерә.

Гомуми нәтиҗәләр буенча: 1нче урында Ашытбаш мәктәбе, 2нче урында Биектау районы командалары җиңүче, 3нче урынны Яңа Кенәр мәктәбе һәм Кукмара районы командалары бүлеште.

Ә шәхси беренчелектә яшүсмерләр арасында 1нче тактада 1 урында Илфат Шәрипов (Ашытбаш), 2нче урында Булат Хәлимов (Яңа Кенәр), 3нче урында Кәрим Туктаров (Биектау), 2нче тактада 1 урында Вячеслав Гаврилов (Ашытбаш), 2нче урында Алмаз Һидиятуллин (Биектау), 3нче урында Зөләйха Хуҗина (Кукмара), кызлар арасында 1нче урында Ләйлә Галиева (Әтнә), 2нче урында Амелия Надиева (Кукмара), 3нче урында Айзирәк Хәлимова (Ашытбаш), Укытучы тренерлар арасында 1нче урында Сөләйман Галиуллин (Ашытбаш), 2нче урында Таһир Сәмигуллин (Яңа Кенәр), 3нче урында Таһир Хуҗин (Кукмара), хатын-кызлар арасында 1нче урында Анастасия Галкина (Биектау), 2нче урында Алсу Камалетдинова (Әтнә).

Сөләйман Галиуллин ярышлардан канәгать калган. Әйбәт, әзерлек- ле дәрәҗәдә узуыннан тыш, бу ярышларда аның шәкертләре арасында 4 укучы призлы урынга да ия булды бит! “Шашка-шахмат буенча турнирның өченче этабы – йомгаклау апрельдә көтелә. Ул гадәттәгечә Арча районында, Габдулла Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә узачак”, — дип әлеге уеннарны үз итеп көчләрен сынарга теләүчеләрне ярышларга һәм бүгеннән үк әзерләнә башларга чакырып калды ул.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International