Яңа китаплар күп — укы гына

2018 елның 30 ноябре, җомга

Яңа китаплар күп — укы гына

Арча Үзәк китапханәсе яныннан үткәндә китапханәчеләрнең автобустан төргәкләр бушатканын бер генә күрергә туры килмәде. Нәрсә бушаталар икән дип кызыксындык бер көн.

Китапханәдә яңа кайт-

кан китапларны кабул итеп алып, район авылларында урнашкан филиалларга таратучы аерым бүлек эшли икән. Әлеге китап туплау бүлеге мөдире Гөлгенә Хәсәнова белән сөйләшкән вакытта автобустан хезмәткәрләрнең яңа кайткан китапларны бушатуы билгеле булды. Яңа китапларны иң элек бирегә алып кайталар да, исәпкә алгач, авыллардагы китапханәләргә тараталар. Соңгы вакытта китапханәләрдәге яңа китапларның күплеге — шуның ачык мисалы.

“ТР Мәдәният министрлыгы аша ел саен Татарстан китап нәшриятыннан күпләп китап алып кайтабыз, шуның ярдәмендә китапханәләрнең китап фонды баеды. Мәсәлән, 2016 елда 6700 данә китап кайт-са, 2017 елда – 7000, быел 7000 китап кайтты. Элек андый күпләп кайтарту  мөмкинлекләре юк иде, социаль әһәмиятле проект кысаларында кайта башлавына 6-7 еллар тирәсе генә. Бу проект республикада татар әдәбиятын күтәрү максатында оештырыла. Классик әсәрләрне яңартып бастыру да китап укучыларыбыз өчен бик файдалы”, — дип сөйли Гөлгенә ханым.

Китапханәдә яңа чыккан китаплар кулдан-кулга йөри, китап укучылар арасында аларга чиратка язылып куючылар да бар. Шулай ук биредә газета-журналларны уку залына кереп һәм кулга алып уку мөмкинлеге тудырылган. Газета-журналлар республика һәм район бюджеты аша алына. Нәтиҗәсе — быел китапханәгә 72 данә матбугат чарасы килә.

Авыл китапханәләренә ярдәм итүче эшмәкәрләр дә бар икән. Алар ярдәмендә китапханәчеләр шактый бәяле, бай эчтәлекле китап- лар алуга ирешкән. Мәсәлән, андыйлар рәтендә Хәсәншәех, Апаз, Пөшәңгәр китап- ханәләрен атап була, аларга ТР Дәүләт Советы депутаты булышкан.  Шулай ук бүләк ителгән китаплар белән 1нче шәһәр китапханәсе филиалы, Штерә, Шура, Носы, Иске Чүриле, Шушмабаш, Байкал авыл китапханәләренең фонд-

лары тулыланган.

“Китапханәләрдә китапларны кадерләп саклый беләләр. Таушалып беткән китап- ларны да китапханәчеләр балалар белән бергә төзекләндереп, аңа яңа сулыш өрә, гомерен озынайта һәм шушы гамәлләре белән балалар күңелендә китапка мәхәббәт, сакчыл караш та тәрбияли”, — ди Гөлгенә Хәсәнова китапны яратып яшәүчеләр турында. Тик китап- ларның “дәваларга” яраксызлары да очрый. Андыйларны исәптән сызалар. Китапханәләрдә китап- ларны исәптән сызу өч очракта башкарыла: тузган, югалган һәм эчтәлеге искергәндә. Соңгысына, бүгенге көндә актуаль булмаган, заман таләп итмәгәннәре керә.

Халык мәкалендә “Китап — дустың, сердәшчең ул” дип юкка гына әйтелми. Кызыклы китап  яхшы әңгәмәдәш, дус кебек, үз дөньясына алып кереп китеп, тормыш мәшәкатьләреннән арындыра, киңәш тә бирергә мөмкин. Китап укырга яраткан кешенең күңеле бай, дөньяга карашы якты.

Розалия САФИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International