И, Ходаем, бәхетле картлык бир
Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар йортына барган, анда яшәгән өлкәннәр, кемнәргәдер кайчандыр тормыш биргән, төн йокыларын калдырып баккан, кеше иткән, хәзер шулардан артып, картлар йортында гомер итәргә мәҗбүр булган әниләр, әтиләрне күргән саен үзәгем өзгәләнеп кайта. Юк, биредә начар яшәмиләр. Киресенчә, кадер-хөрмәт аларга. Хезмәткәрләр башларыннан сыйпап, кулларыннан тотып, матур сүзләр әйтеп, балаларыннан күрмәгән игелекне күрсәтә үзләренә. Житәкчесе Гөлназ Төхвәтуллинаны аяк тавышыннан ук таныйлар, кулларыннан тотып, күзләренә карап рәхмәтләрен белдерәләр.
– Нинди генә язмышлы кешеләр юк биредә. Кайберләрен тыңлаганда күзләргә яшьләр килә. Бераз гына булса да кичергән авырлыкларын оныттырып тора алсак, без шуңа да шат. Аларга биредә рәхәт икән – без шуңа шат, – диде җитәкче һәм шунда аның күзе коридорда очып йөргән күбәләккә төште. – Әнә, тагын бер күбәләк, тагын берсенең җаны безнең янга кайткан. Бик озак еллар биредә яшәгәннәре, шушында вафат булганнары да бар.
Җыр мине яшәтте
Кайберләре белән танышу, аралашу иде максатым. Беренче булып Кәүсәрия апа бүлмәсенә сугылырга булдык. Мәмсәдән ул. Елмаеп каршы алды. Бик матур апа. Яшь вакытында нинди булгандыр. Юкка гына Шушмабашка урлап алып китмәгәннәрдер үзен.
– Тик озак яши алмадык. 7 елдан ирем ис тиюдән үлеп китте. 1, 3 сыйныфта укый торган ике кызым белән калдым. Башта мәктәптә җыештырдым, аннан хастаханәдә санитарка булдым. Җырны гомерлек юлдашым иттем. Шуның белән авырлыкларны бераз җиңелрәк кичердем, – диде ул. – Аннан балалар үсеп җитеп, үз гаиләләрен корды. Үзеңә генә яшәве авырдыр, дип картайган көнемдә кече кызым Казанга янына алды. Тормышлары да бик яхшы иде, кадер-хөрмәттә булдым, тик бер елдан балакаем инсульттан вафат булды. Олы кызым Ташкентта яшәгән немецка кияүгә чыкты да, аның белән Германиягә күчеп киткән иде. Ул ике елга бер кайта. Үз янына чакыра, тик туган ягымнан китәсем, анда барып үләсем килми. Зиратта ирем янында күмсеннәр. 10 ел инде өлкәннәр йортында яшим. Җырдан аерылганым юк. Җырлаган өчен дипломнарым да бар.
Тамак төбенә килеп бөялгән төерне йотып Кәүсәрия апа җырлап җибәрде: “Тәрәзәдә гөлләр булып ал чәчәк атар идем, атлап түгел, яшьлегемә йөгереп кайтыр идем”. Тавышындагы моңга, күзләрендәге сагышка елап җибәрүдән чак тыелып калдым, тизрәк саубуллашып икенче бүлмәгә ашыктым.
“Үз йортым булуын телим”
Әмма анда мине тагын да аянычрак язмышлы Вера көтеп тора иде. Бишенче гимназиядән сыйныф җитәкчесе Гөлнара Әхмәтханова да янында, дәрес үткәрә.
– Минем 9нчы сыйныфка беркетелгән ул. Еш янында булабыз, үзен гимназиягә бәйрәмнәргә чакырабыз. Сыйныфташлары да еш килә. Бик якын итәләр үзен, – диде ул.
– Якын гына итеп калмыйлар, сагындык, дип янында бөтерелеп йөриләр. Гимназия директоры Фатыйх Хәкимуллинга, сыйныф җитәкчесе Гөлнара Әхмәтхановага, сыйныфташларына зур рәхмәт белдерәсе килә, – диде Гөлназ Төхвәтуллина.
Вера Тюлянкина тумыштан авыру. 20 яшендә булса да, буе 60 сантиметр, авырлыгы 21 килограмм аның. Сөйкемле, ачык йөзле. Тик...
– Тумыштан шундый мин. Хастаханәдә бик еш яттым, шуңа укуда артта калдым, хәзер менә куып җитәргә тырышам, – диде Вера. – Рязань өлкәсеннән без. Апам белән мөнәсәбәтләр начарланды да монда килдем. Башта авыр булды, аннан ияләштем. Иң кыен чакларда ярдәм кулы сузган өлкәннәр йорты директорына, психологка, персоналга чиксез рәхмәтлемен. Дөрес, үз йортым, гаиләм булуын бик телим. Ярар, миңа монда да бик яхшы.
– Апаң шалтыратмыймы?
– Шалтырата, чакыра. Тик минем күргәннәрне яңабаштан кичерәсем килми. Үз-үземне карыйм, үземне яклый алам әле мин.
– Апасының кайнанасы соравы буенча алдык без Вераны. Әтисе ул тугач ук вафат булган, 14 яшендә әнисе үлгән. Апасы ташламыйм сине, дип йортларын үз исеменә күчерергә кул куйдырткан. Алар башта Биектауда дача йортында яшәгәннәр. Аннан апасы кияүгә чыккан. Бервакыт тавышка килгәч сеңлесен подъездга чыгарып куйган. Инвалид коляскасында утырган, ярдәмчесез берни эшли алмаган кызны кайнанасы үзенә алып бер ел караган. Әмма үзе дә авыру сәбәпле, чамасы беткәч, безгә мөрәҗәгать итте. Бик яратабыз без Вераның үзен дә, – диде Гөлназ Төхвәтуллина.
“Аяклар йөргәндә ярый иде әле”
Шунда яныма кечкенә генә буйлы, түгәрәк кенә гәүдәле, гаҗәеп җитез бер ханым килеп керде. Нина Ягодина дип таныштырды.
Бирегә үз теләге белән килгән. Төбәк-Чокырчада туып-үскән, беренче мәктәптә укыган, аннан Казахстанга китеп 1994 елга кадәр яшәгән. “Ун мең кеше эшләгән зур заводта плановик идем мин. Аннан ирем белән (аның вафатына 12 ел булды инде) туган якка кайттык. Хастаханәдә гинекология бүлегендә эшләдем. Качаклар буларак Арчада ташламалы нигездә фатир вәгъдә иттеләр. Тик бирмәделәр. Шуннан Апайкина-Гарь авылында туганымның йортында яши башладык. Аяклар йөргәндә ярый иде әле. Тик картайган саен алга бармыйсың икән. Аннан йорт та карап торганны ярата. 13 мең пенсиягә нишләп була? Өстәвенә, астма үзен сиздереп тора. “Картлар йортына барма. Анда ачтан үтерәләр”, – дигән сүзләргә карамыйча, бирегә килеп сыенырга булдым. Аллага шөкер, үкенмим. Биредә миңа бик ошый. Тамак тук, өстә бар, җылы. Шөгылем бар, бәйлим. Бәйләгән әйберләрне кешеләргә өләшәм. Авылда да шулай итә идем мин.
“Безне Ходай ташламады”
Ул ничек җил-җил атлап бүлмәгә керде, шулай чыгып та китте. Еларга да, елмаерга да белми артыннан карап калдым. Ә ирле-хатынлы Клара апа һәм Рәис абый язмышын тыңлаганда кычкырып елап җибәрүдән чак тыелып калдым.
Казандагы кызы чакыруы буенча Ташкенттагы йортларын (тормышлары бик яхшы булган) сатып, алар янына кайтканнар. Акчаны кызга тоттырганнар. Өч айдан акча юкка чыккан. Кияү: “Бу тормышка риза булмасагыз, әнә, бишенче каттан сикерегез, я машинага тапталыгыз”, – дип куып чыгарган. Башта халыкны социаль яклау бүлегенә барып, вакытлыча тору урынында урнашканнар, аннан бүлек хезмәткәрләре ярдәме белән кыз белән кияүдән качып Арчага кайтканнар. Аңа да 4 ел үткән инде.
– Ул вакытны искә төшерәсе дә килми. Йөрәккә авыр, – диделәр Клара апа белән Рәис абый. – Безнең хәер-фатиханы алмый барыбер рәхәт күрмәячәк алар. Әтинең: “Синнән дә бай кеше юк. Син яшь, таза. Менә кайда ул байлык”, – дигән сүзләре әле дә колак төбендә яңгырый. Безне Ходай ташламады, менә нинди тормыш бирде. Чиста, ашаталар, мунча кертәләр. Безгә тагын ни кирәк? Тигезлегебездән аермасын. Без сугыш чоры балалары, барына да күнеккән. Хәзер тормыштан зарланалар. Шөкер итәргә кирәк. Балачакта алабута, кычыткан ашап, ипине бөтенләй күрмичә, чиратлап бер чабатаны киеп үстек. Замана шундый булгач, үпкәләүдән ни файда.
Рәис абый Балтач ягыннан, Клара апа Башкортстанныкы. Ташкентта танышалар, кавышалар. Ике кыз үстерәләр. Игелекләрен күрергә өметләнәләр. Картлык көннәрен картлар йортында үткәрергә туры килер дип башларына да китермәгәннәрдер. Клара апаның моңсу карашы, Рәис абыйның сагыш аша шаярырга тырышуы әле дә күз алдымда.
Бер мәхәббәт тарихы
Чын мәхәббәт тарихына да тап булдым биредә. Әмин белән Фәния (үзләре соравы буенча исемнәре үзгәртелде) турында ул.
Әмин абый җитәкче урында эшли, ике балалары була. Кызлары фәннәр кандидаты, чит илдә яши, уллары Казанда, шулай ук дәрәҗәле урында. Хатыны вафат булгач, урынбасары, дусты янына кереп йөри, чәйләр эчә торган була. Шунда аның күзе дустының бик чибәр хатынына төшә. Сизептерме, сизмичәдерме дусты аңа: Үзем үлгәч, хатынны ташламассың инде”, – ди. Ике елдан соң вафат була. Әмин белән Фәния кавышалар. Фәния апа авырып урын өстенә яткач аны монда китерәләр. Юк, куып чыгармыйлар аны, улы үзләренә фатир да алып бирә. Тик шикәр авыртуы булгач бик нык тазарган хатынын күтәреп йөртергә үзе дә яшәрү ягына бармаган Әмин абыйга кыен була.
– Гел кайтып торды. Чәчәкләр белән килә иде. Аннан миңа нәрсәгә биш бүлмәле фатир, янымда Фәниям булмагач, дип үзе дә бирегә күчеп килде. Бер бүлмәгә урнаш-
тырдык. Сабый бала кебек карый, тәрбияли хатынын. Җимешләр алып кайта. Күңелле булсын дип каршына уенчыкларга кадәр элеп куя, Фәниям, дип янында биеп кенә тора. Улы да гел килеп хәлләрен белеп тора, – диде Гөлназ Төхвәтуллина.
– Бу ханым безгә яшәргә көч бирә, – диде Әмин абый аңа күрсәтеп. – Биредәге уңай мохит, яхшы тәрбия, ягымлы карашлардан без бик канәгать.
– Без рәхмәт сүзләрен минут саен ишетеп торабыз. Шулай өлкәннәрне куандыруыбызга үзебез дә шатланабыз, – диде Гөлназ ханым. – Әле ике атна элек Арча районының бер авылыннан Рәхимә апаны (исеме үзгәртелде) алып килделәр. Тәмам хәлсез иде, ике яктан култыклап алып керделәр. Ике күзе дә күрми, колаклары ишетми. Һәр ризыкның тәмен белеп, капшый-капшый валчыкларына кадәр җыеп бетереп ашый, “Күптәннән мондый ризык күргәнем юк иде”, – дип мактап куя. Мунчадан соң: “Һай, рәхәт булды, сабый бала кебек йокладым”, – диде. “Куркытканнар иде, рәхәт икән бит монда”, – ди, җанашым. Мине кулымны җилкәсенә кую белән таный. Ә язмышы... йөрәкләрне тетрәндерерлек. Бик күпне күргән, диләр авылдашлары. Әтисе сугышта һәлак булган. Әнисен юлда үтереп, талап, елгага ташлаганнар. 4 бала калган. Бер апасы Казанга кияүгә чыга, икенчесе дә аңа иярә. Бәла үзе генә йөрми, диләр бит. Шунда Рәхимә лампа яндырганда авып китеп янгын чыга, өйләре янып бетә. Бер апасының кайгыдан башы китә. Рәхимә гомер буе эшли дә эшли, кияүгә дә чыкмый. Картлык әнә үз “күчтәнәчләрен” алып килә. Бер туганнары килеп атналык ризык әзерләп суыткычка тыгып китә икән. Бу шуны салкын килеш атна буе ашап тора. Кайнар ризык та күрмәгән, мескен. Менә нинди язмышлар була дөньяда.
... Бу бинадан чыккач бик озак аңыма килә алмыйча тордым. Кайтканда ишеткәннәремне башымда тагын бер кат барладым. И Ходаем, белгәннәргә, белмәгәннәргә дә бәхетле картлык, балалар игелеге бир. Урыннары картлар йортында түгел, яшәгән өйләренең түр башында булсын.
Гөлсинә Зәкиева.