Ул бүген бәхетле

2018 елның 30 ноябре, җомга

Ул бүген бәхетле

Районыбызның горурлыгы булган Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова белән очрашулар еш булып, матбугатта аның турында язмалар аз чыкмаса да, аларның һәрберсендә Стелла Зәки кызы турында яңа мәгълүмат ачылмый калмый.

Шушы көннәрдә аның 85 яшьлек юбилей кичәсе 40 елдан артык үзе укыткан Яңа Кенәр мәктәбендә узды. Мәктәп коллективы ветеран укытучының гомер бәйрәменә әнә шундый бүләк ясаган. Гади генә кичә булмады ул, укытучының газиз балалары, укучылары, бергә эшләгән хезмәттәшләре, яшь буын вәкилләренең очрашып күрешүе, хатирәләр бүлешүе дә, укытучының тормыш юлы турында чык-кан китапны тәкъдир итү дә булды. Бәйрәмгә район башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде.

Стелла Зәки кызы совет чорында үз-үзен аямыйча, халык өчен тырышып көч куйган буын вәкиле. Ул чор укытучыларына укыту гына түгел, барлык җәмәгать эшләре дә йөкләнүе, колхозга ярдәм итүләре дә сер түгел. Стелла ханым белән Хәбир абый иртәдән кичкә кадәр хезмәттә булганга, гаиләгә, балаларга тиешле игътибар да биреп бетерелмәгәндер бәлки, тик балалар укытучы әти-әниләренең хезмәтен аңлап, аларны борчымас- ка кирәклеген төшенеп, мөстәкыйль булып үсә. Светлана белән Айдар мәктәпне медаль белән тәмамлый. Алар газиз кешеләренә рәхмәтле булуларын еллар үткән саен ныграк аңлап, кадерен белеп яшәргә тырыша. Улы Айдар әнисенең йортын заманча уңайлыклар тудырып төзекләндергән. “Стелла Зәкиевнаның бүгенге яшәеше бик рәхәт, үзе дә тормышыннан канәгать. Җәен гел чәчәккә күмелгән йорт тирәсендә йөрергә ярата ул, — дип Айдарга рәхмәт әйткәндә бу турыда Рузалия Насыйбуллина сөйләде. — Минем җәем аларда үтте диярлек”.

Рузалия Насыйбуллина “Акланган өметләр” дип аталучы Стелла Зәки кызы турындагы китап авторы, шуңа еш кунак булырга туры килгән. Берничә ел элек үзенең китабы дөнья күргәч, коллегасына бүләк иткәндә (икесе дә укытучылар) Стелла Зәкиевна аңа үз тормыш юлын китап итеп бастыру уе барлыгын әйтә. Рузалия ханым моны күңеленә салып куя. Мөмкинлек чыгуга эшкә тотына.

Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган райондашларыбыз алты гына. Һәрберсе дәрәҗәле исеме белән беркайчан масаеп йөрмәгән гади хезмәт кешеләре. Стелла Габдрахманованың да хезмәт юлы гомумиләштереп алганда берничә җөмләгә сыеп бетә. “Без ул заманда бары эшлисе дип кенә белдек. Илебезнең киләчәге өчен белемле яшьләр тәрбия- ләргә тырыштык. Иптәшем Хәбир дә укытучы булгач, бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп эшләдек”, — дип сөйли ул.

Укытучының хезмәт нәтиҗәсе — үзе тәрбияләгән укучыларында. Стелла ханым укыткан балалар дөнья буйлап таралган, дәрәҗәле урыннарда эшлиләр, үзләре укытучы булганнары да шактый. Инде лаеклы ялда булганнары да күп. Тик кем генә булмасыннар, алар мөгаллимәләрен гел искә төшереп, аңа рәхмәтле булып, мөмкинлек чыкканда күрешергә тырышып яши.

Стелла Зәки кызы үзе дә тынгысыз, аларның һәммәсен үз баласыдай якын итеп, уңышлары турында хәбәрдар булып яши. “Мин өлкән”, – дип кемнәндер ярдәм көтеп яшәргә яратмый ул. Шөкер, бүгенге көндә сәламәтлеге дә мөмкинлек бирә, тик торуның нәрсә икәнлеген белмәгән тынгысыз йөрәге аны һаман да ниндидер яңалыкка  этәрә – бүгенге көндә ул үз теләге белән инглиз телен өйрәнә икән. Камиллеккә чикләр юк диләр бит. Белү зыян итмәячәк.

Ә бүген ул бәхетле. Балачак, яшьлек елларында авырлыклары күп булса да, гүзәл тормыш юлы бүләк иткән язмышына рәхмәтле ул. Репрессия корбаны булган укымышлы әтисе, гомере буе укытучы булып эшләгән, кызына үрнәк булып яшәгән әнисе, оныгына әхлакый тәрбия биреп үстерешкән әбисе аның бүгенге көндәге бәхетен күрсәләр, куанып туя алмас иде....

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International