Арчаның “Сандугач”ы да бар
28 ноябрьдә шәһәребездә шатлыклы вакыйга булды. “Төньяк” микрорайонында 140 урынлы балалар бакчасы ачылды. Мәһабәт бу бинага “Сандугач” дигән матур исем кушканнар.
Бакчаны ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары–мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
– Барыгызны да бүгенге шатлыклы вакыйга белән тәбрик итәм, – диде Илшат Габделфәртович тантананы ачып. – Безгә беренче чиратта илебез һәм республикабыз җитәкчеләренә рәхмәт әйтергә кирәк, чөнки әлеге бакча федераль һәм республика бюджетларыннан бирелгән акчага төзелде. Мин район башлыгы булып дүрт ел эшлим, шушы чорда районда җиде мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды. Балалар бакчаларына әле һаман да ихтыяҗ бар, алдагы елларда алары да булыр, дип өметләнәбез. Әлеге матур бинаны сафка бастырган төзүчеләргә дә рәхмәт!
ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов өчен Арча аеруча якын.
– Моннан нәкъ 50 ел элек мин Арчаның 1нче номерлы балалар бакчасына йөри идем. – Бүген дә ул минем хәтердә зур бакча булып саклана. Билгеле, хәзерге бакчалар башкача инде. Гүзәл, заманча җиһазландырылган биналарда балалар татар, рус, инглиз телләрен өйрәнәләр. Телләрне кечкенәдән өйрәнергә кирәк, берничә тел белгән бала беркайда да югалмаячак.
Министр 2019 елда республикада 29 балалар бакчасы төзеләчәген әйтте. Шуларның берсе Наласа авылында булырга тора.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов районыбызда социаль объектлар төзүне дәүләт программаларына кертү өчен янып-көеп йөри.
– Балалар бакчалары төзү программасы – “Бердәм Россия” партиясе проекты ул. Андый проектлар шактый, алар уңышлы тормышка ашырыла.
Кунаклар бүләкләр дә алып килгәннәр. Алар балалар бакчасындагы шартларга, уңайлыкларга югары бәя бирделәр, коллективка авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә уңышлар теләделәр.
Әлеге юлларны язып утырганда “Сандугач” балалар бакчасы мөдире Энҗе Галимуллина белән элемтәгә кердем.
– Төркемнәр тулысынча тупланды, – диде ул. – Ике яше тулган балаларны кабул иттек. Ике ясле төркеме дә бар. Җылы, рәхәт, тыныч, матур гына эшли башладык. Шулай дәвам итәргә язсын!
Ильяс Фәттахов