Хатын-кызлар арасында бокс буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге Чемпионаты узды

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

27-30 ноябрь көннәрендә кызлар һәм хатын-кызлар арасында бокс буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге  Чемпионаты узды.

2004-2005 елгы кызлар арасында 38 кг авырлык категориясендә Салихова Тынсылу Республика беренчелегенең икенче призеры булды. 44,5 кг авырлык категориясендә Дилә Харисова Татарстан Республикасы җиңүчесе булды. Икесе дә Арчаның 7нче мәктәбендә укый.

 

2001-2002 елгы яшь категориясендә 48 кг авырлык категориясендә Хәбиева Лилия өченче булды. 57 кг авырлык категориясендә Төхвәтуллина Кадрия Татарстан Республикасы Беренчелеге җиңүчесе булды. 54 кг авырлык категориясендә Гатауллина Земфира хатын-кызлар арасында Татарстан Республикасы Чемпионаты чемпионы булды. Лилия, Кадрия, Земфира, Эльвира Арча педагогика көллиятенең икенче курсында белем ала.

Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге җиңүчеләре һәм призерлары мактау грамоталары, кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Шулай ук ТР бокс Федерациясеннән һәм Казан шәһәреннән акчалата приз бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International