Уңыш нигезендә тырышлыклары ята
WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты уздырыла башлаганнан бирле районыбыздагы һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар да катнашып, җиңүләр белән кайта. Арча педагогика, агросәнәгать көллияте студентларының уңышы турындагы язмалар берничә тапкыр газета битләрендә урын алды.
Быел ноябрьдә Казанда узган төбәк чемпионатында да Арча агросәнәгать һөнәри көллияте студентларының 3се призлы урын алса, 2се беренче тапкыр чирканчык алып, катнашучы сертификатына ия булып кайтты. Җәмәгать туклану продукциясе технологиясе бүлегендә укучы Зилә Андреева шул бәхетлеләрнең берсе. Түбән Оры кызы быел 4 курста, тәмамлау алдында. Сәнгатьтә дә, җәмәгать тормышында да актив кызга оста пешекче-кулинар булуын да күрсәтергә мөмкинлек туды. Уңышында Зилә остаз укытучыларына рәхмәтле.
Бу очракта, уку йортларының җитәкчеләренә дә рәхмәт әйтү урынлы булыр. Чөнки чемпионатка әзерләнү махсус җиһазлар алуны таләп итә, шактый чыгымнар сорый. Директорлар укытучылар белән киңәшләшеп, яшьләрнең киләчәген кайгыртып, тиешле җиһазлар булдыра. Зиләнең укытучы-остазы Сания Хаҗиәхмәтова өченче ел рәттән төбәк чемпионатында эксперт буларак катнаша, шул исәптән, быел да. “Зилә камыр ризыклары әзерләү остасы икәнлеген күрсәтте. Быел катнашучылар арасында һәммәсе шәһәрдән, авылдан ул үзе генә иде. Шулай да сынатмады. Бәйге шартлары буенча Зилә 8 төрле камыр ризыгы пешерде. Анда 12 данә ипи, 60ар данә ипи-күмәч ризыклары, француз, яһүд милли камыр ашлары, катлы камыр ризыклары... Бөтен параметрларына туры китереп, вакыт аралыгына эшләргә кирәк. Хәтта 60 сантиметр урынына 61 итеп салсаң да, бу хатага санала, җиңүгә киртә куя. Студентларга бар фантазияләрен эшкә җигәргә туры килә. Без, укытучылары, берничек ярдәм итә алмыйбыз, чөнки безгә яннарына килү дә рөхсәт ителми. Күңелдә өметләр булса да, соңгы минутка кадәр җиңүгә ышанмадык. Үзенең җиңүче икәнлеген, өченче урын иясе булуын белгәч, Зилә шатлыгыннан елап җибәрде”, — дип сөйләде ул. Кызның күз яшьләренә җиңү генә түгел, булдыра алу, үз- үзенә ышаныч шатлыгы да кушылгандыр. Чемпионатта катнашканнарга киләчәктә эшкә урнашу, белем алуны дәвам итү буенча да ташламалар ясала, андый тормыш мәктәбе узганнарны эшкә теләп алалар.
Көллиятнең Арчадагы филиалында белем алучы төзүче студентларның чемпионатка таба инде үз юллары бар, ди-сәң дә ялгыш булмас. Бу уку йорты һәр баруыннан уңышсыз кайтмый. Җиңү яулаган студентлар кайт-кач кызыктыргыч итеп сөйли, күрәсең, быел хәтта төзүчеләр үз һөнәрләре булмаган ландшафт дизайны буенча әзерләнеп барып, өченче урын алып кайтты. Производствога өйрәтү остасы Надежда Мөхәммәтҗанова аларны бар күңелен биреп әзерләгән шул.
Конкурс биреме буенча алар кечкенә бакчаны төзү, төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләрен башкарган: ком белән тутырылган 20 квадрат метр мәйданлы тартма чикләрендә керамзит блоклардан дивар, бассейн, агач конструкциясе урнаштыру, яшел үсентеләр утырту. Һәр модуль аерым бәяләнә. Шулкадәр эшне 14 сәгатьтә башкарып чыгарга кирәк.
Төзүче һөнәренең бар нечкәлекләрен үзләштереп, 4нче курска җиткән егетләр биремне уңышлы үтәп чыга. Әлбәттә, әзерлек юкка булмый. Нәтиҗәсе — Наласа егете Илсаф Шаһисламов белән Яңа Иябаштан Илназ Ибраһимов 3нче урын алып бронза медаль иясе булсалар, Сеҗе егете Раил Мөхәммәдиевка катнашучы сертификаты бирелгән.
Филиал җитәкчесе Илдар Гайнетдинов көллият җитәкчесе Рифкать Камалетдиновка һәм төзелеш материаллары белән ярдәм иткән өчен “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиевка рәхмәтен җиткерә.
Быел катнашучылар һәммәсе көллиятне тәмамлап, тормышның киң ишекләрен ачып керәчәк: кемдер укуын дәвам итәргә тели, кемнедер армия көтә, кемдер яхшы эш турында хыяллана. Нинди генә эш башкарсалар да, чемпионатта катнашудан алган тәҗрибәләре аларны тормыш юлында озата барыр. Алар инде уңышларның тырышлык бәрабәренә генә яуланганлыгын белә.
Розалия Зиннәтова