“Зур уңышлар килә телисе”

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

“Зур уңышлар килә телисе”

Һәр ел 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Арча Мәдәният йортында шул көнне һәм әлеге уңайдан үзенчәлекле чара үткәрелде – “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә һәм Яңа Кенәр интернат- мәктәптә тәрбияләнүче балалар зур сәхнәдә чыгыш ясады.

– Безнең районда яшәүче мөмкинлекләре чикле кешеләрнең 228е инвалид балалар. Бу – әлеге балалар яшәгән гаиләләрнең язмышы, – диде район башлыгы урынбасары Любовь Осина. – Ата-аналарына иң җылы сүзләремне җиткерәм. Сез үз җылыгыз һәм назыгыз белән аларның тормышларын бизисез. Алар безгә караганда шәфкатьлерәк һәм акыллырак. Аларга безнең кызгану хисе түгел, ә ярдәмебез кирәк. Бүгенге концертны тернәкләндерү үзәге һәм интернат мәктәптә тәрбияләнүче балалар үзләре оештырса, ярдәмгә сәнгать мәктәбе һәм шәһәр мәктәп- ләре укучылары да килде. Ә без, үз чиратыбызда, төрле оешмалар – мәгариф, мәдәният, халыкны социаль яклау бүлеге, мәрхәмәтлек үзәге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчеләрен чакырдык.

Концертны “Созвездие- Йолдызлык” республика, “Киртәләрне сындырып”  төбәкара фестивальләре дипломанты Ранис Хәйруллин “Җырлап яшик” дигән җыры белән күңелле нотадан башлап җибәрде. Аннан бер-бер артлы җырчылар, биючеләр алышынып кына торды. Ләйлә Билалова, Алсинә Кәлимуллина, Татьяна Белоголова биеде, Руслан Хәбибуллин коляскада килеш биеде, Гөлүсә Гарифҗанова, Диләрә Хәсәнова, Илюс Галимов җырлады, Нәзирә Галимова сәнгатьле итеп шигырь сөйләде, Ләйсән Шәяхмәтова гитарада уйнады, Хәния Хәбибуллина үзе иҗат иткән әсәре белән таныштырды. Нәни кар бабайлар биергә чык-кач бөтен зал аларны алкышларга күмде.

– Ләйсән Галиева – үзәктә музыкант. Безгә йөрүче балаларны җырга, биюгә өйрәтә. Кайбер балалар сүз ишетми, музыка гына ишетә. Ул шундый балаларны да сәнгатькә тарта, – диде “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина. – Үзәктә 12 бала яши, 19 бала көндезгә килә. Моннан тыш елга ике тапкыр берәр ай торып китә алалар. Төрле районнардан, хәтта Минзәлә районыннан да килделәр. Коляскада биегән Руслан Хәбибуллин Биектаудан. Ләйсән аны да биергә өйрәтте, хәзер үзе белән икенче бию әзерли, быел 2-3 яшьлекләрне (нәни кар бабайлар) сәхнәгә алып чыкты. Арча сәнгать мәктәбе  укучылары һәм педагогика көллияте волонтерлары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Без аларга барабыз, үзләре безгә килә. Алар балаларны аралашырга өйрәтә. Моннан тыш, балалар кул эшләре белән дә шөгыльләнә. Әниләре дә булыша. Кул эшләреннән күргәзмә дә оештырдык.

Яңа Кенәр интернат-мәктәбе укучылары концертка өч күмәк бию алып килгән.

– Алар белән тәрбиячеләр шөгыльләнә. Бүген тәкъдим иткән “Егетләр” биюен мин өйрәтсәм, “Балачак” биюен Гөлгенә Григорьева, “Вася-Василек” биюен Айгөл Хәйруллина куйды, – диде тәрбияче Лимана Каюмова. – “Егетләр” биюе белән без “Кулга-кул тотышыйк” дигән мөмкинлекләре чикле балалар өчен үткәрелгән республика фестиваленә барабыз. “Әкият” курчак театрында гала-концертта катнашабыз. Казаннан кайтып, кастинг үткәреп, шушы биюне сайлап алдылар. Фестивальгә беренче генә бару түгел, өченче ел инде уңышлы чыгыш ясыйбыз. Бүләкләре дә яхшы була. Аннан бигрәк балалар шулай халык арасына чыгарга, аралашырга сәхнәдә чыгыш ясарга бик ярата. Шуңа түгәрәкләргә дә бик теләп йөриләр. Дөрес, өйрәтергә генә күп көч һәм тырышлык кирәк.

Ранис Хәйруллин башкаруында финал җыры яңгырады. Яшь артистлар бер-бер артлы сәхнәгә чыкты. Һәр катнашучыга бүләк тапшырылды. Залда алкышлар тынмады. Алар тормышында мондый күңелле мизгелләр күп булсын. Һәрчак шулай шат күңелле, көчле рухлы булып калсыннар. Сәнгатьне якын иткәннәр икән, тормышта гел шулай аның белән янәшә атлап барсыннар.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International