Арча муниципаль районында иң яхшы бизнес идеяләр һәм проектлар конкурсы игълан ителә

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Арча муниципаль районында иң яхшы бизнес идеяләр һәм проектлар конкурсы игълан ителә

Район күләмендә эшмәкәрлек өлкәсендә талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан социаль әһәмияткә ия булган иң яхшы бизнес идеяләр һәм проектлар конкурсы старт ала. Конкурс 2 этаптан торачак. 1 нче этап – сайлап алу этабы. Барлык катнашучылар да 2018 елның 27 декабренә кадәр Арча шәһәре, Совет мәйданы, 12, 209 кабинет (2 кат)  адресы буенча урнашкан башкарма комитетның икътисад һәм финанслар бүлегенә үзләренең конкурс материалларын (1 нче номерлы кушымта нигезендә гариза һәм ирекле формада идея яки проект тасвирламасын) тапшыра алалар. Шулай ук конкурс материалларын «бизнес-проектлар конкурсы» тамгасы белән Lenar.Abdullin@tatar.ru. электрон почта адресына да юлларга мөмкин. Иң яхшы проект авторлары 2019 елның гыйнварында узачак ачык яклауга чакыру алачак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификатлар тапшырылачак.

Положение

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International