Бәхетсезлек аяк астында

2018 елның 7 декабре, җомга

Бәхетсезлек аяк астында

Бәхетсезлек аяк астында дип юкка әйтмәгән халык. Чыннан да, бер ялгыш адым тормышны үзгәртергә яки бөтенләй гомерне үк өзәргә мөмкин.

Бәхетсезлек очраклары турында күп сөйләнелсә, кешегә эшкә урнашканда эш урынында үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылса да, бәхетсезлек һич тә синең янәшәңдә йөрер кебек түгел. Ә беркөнне, һич уйламаганда килеп чыга да аяктан ега ул. Шурабаш мәктәбенең бинаның төзеклеген тәэмин итүче белгеч тә багана башына менгәндә изге нияттә булгандыр. Хәзер моны гына эшләп куям дип тиз генә нидер майтарырга теләгәндә беребез дә егылырмын, имгәнермен дип уйланмыйбыз шул.

Директорны, гомумән, беркемне кисәтмичә ул өеннән баскыч алып килеп, ике баскычны кадак ярдәмендә бергә ялгап, багана башындагы лампочканы алыштырырга менгән. Тик эшен ахырына кадәр җиткерә алмыйча, егылып төшеп имгәнеп, ике ай инде хастаханәдә ята. Сәбәбен баскыч черек булган дип тапканнар.

Мәктәп директоры Зөлфия Хәйруллина әйтүенчә, эшкә алганда хезмәткәрләргә инструктаж уздырыла, эш вазыйфасы аңлатыла. “Мәктәптә, территориядә ут белән бәйле эшләрне, гомумән, районның “Энергосервис” ширкәте белән бергә башкарабыз. Әлеге хезмәткәрнең хезмәт килешүендә акка кара белән язылган: хезмәткәр рөхсәтсез биеклеккә менеп эш башкарырга тиеш түгел”, — ди ул. Димәк, бу очракта хезмәткәр үзе гаепле булып чыга. 

Әлеге бәхетсезлек очрагы буенча районның хезмәтне саклау буенча координацион советның чираттан тыш утырышы район мәгариф идарәсендә узды.

Районда күп оешмаларда хезмәтне һәм техника куркынычсызлыгын саклау буенча махсус белгечләр юк. Чөнки аңа аерым эш урыны каралмаган. Хезмәтне саклау буенча штатны бер хезмәткәргә мәҗбүриләп бирәләр дә, ул үз эшен эшләп өлгерсенме, әллә көн саен законнар үзгәреп торучы хезмәтне саклаунымы? Хөкүмәтнең уйланылып бетмәгән яклары бик күп. Мәгариф системасында да шул ук хәл. Хөкүмәт биргән акчага эшләүче бюджет системасындагы учреждениедә эш урыннарын махсус бәяләтү, белгечләрне укыту, махсус киемнәр алу һәм башка күзгә күренмәгән вак-төяк-ләр өчен директор-мөдирләр, укытучы-хезмәткәрләр чыгымнарны үз кесәсеннән түләргә мәҗбүр. Яңа елдан соң хезмәтне саклау буенча законнар катгыйлана: бәяләтелмәгән бер эш урыны өчен генә дә 60 меңнән 80 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Ә бер урынны бәяләтү меңнән артык тора. Арча районында 8000 балага тәрбия бирүдә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында эшләүче 2000 хезмәткәр эшли. Өстәвенә, шулкадәр хезмәткәрне берләштерүче мәгариф идарәсендә хезмәтне саклау буенча махсус белгеч тә юк. Утырышта бу мәсьәләгә дә тукталдылар. Әгәр шул штат мәсьәләсендә район җитәкчелеге дә ярдәм итсә, бик яхшы булыр иде. Алдан аяк киенмәсәң, тагын да аяныч хәлләр булырга мөмкин.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International