Хыяллары бер, мөмкинлекләре...

2018 елның 7 декабре, җомга

Хыяллары бер, мөмкинлекләре...

“Ихлас” мөмкинлекләре чикле яшьләр оешмасы үзенең эшен башлап җибәрде. Оешма активистлары Рамил Шәрәфетдинов, Гүзәл Абдуллина, Илфир Шәйдуллин, Раил Кәримов, Ранис Сәгъдуллин, Айрат Низамов Урта Бирәзә клубында  авыл яшьләре белән очрашты.

Түгәрәк өстәл артында аралашу үзара танышудан башланып китте. Әлеге оешманың җитәкчесе, шулай ук кунаклар арасында бердәнбер кыз буларак та, Гүзәл Абдуллина инициативаны үз кулына алды.

– Миңа 25 яшь. 9нчы сыйныф белән параллель рәвештә көллияттә читтән торып, шул ук вакытта кичләрен мәдрәсәдә укыдым. Көллиятне тәмамлаганнан  соң  институтта юриспруденция буенча укуымны дәвам иттем. Мин хәзер 5 курста, дип-лом язарга әзерләнәм. 5легә тапшырырмын дип уйлыйм. Аннан төрле бәйгеләрдә катнашам. Төмәндә, Чабаксарда мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында матурлык бәйгесендә призлы урыннар алдым, – диде ул. – Моннан тыш, мин массаж, хиҗама (начар канны чистарту, сөлек салдыруның альтернативасы) ясыйм, машина йөртүче правасы алырга укыйм. Хыялым – диплом алгач Казанның Вахитов районындагы тикшерү бүлегенә эшкә урнашу. Күргәнегезчә, һәр нәрсә кешенең үзеннән тора. Авырганнар да төшенкелеккә бирелеп эчә дә, бернинди киртәләргә карамыйча тормышын уңай якка да көйли ала. Сау-сәламәт кеше өчен дә түбән тәгәрәргә күп кирәк түгел. Тормышны яратыгыз, эчү, тарту, наркотиклар куллану кебек начар гадәтләргә бирешмәгез, яшим дип яшәгез, уңышларга ирешегез.

– Миңа 28 яшь. Тумыштан инвалид. Әнием бу якныкы, үзем Ташкентта туып-үстем. 15 яшемдә генә Арчага кайттык. Әнием мине аякка басмас микән  дип өметләнеп төрле җиргә дәваланырга йөрткән, шуның нәтиҗәсендә озак еллар туган ягына кайтмаган да. Ташкентта да начар яшәмәдек без. Минем пенсия акчасына өч килограмм май алып була иде. Әмма мин монда дусларымны таптым,  яраткан шөгылем бар. Бочче буенча район, Татарстан командасы капитаны, спорт остасына кандидат булдым. Теләгем – Россия җыелма командасына эләгү. Аннан программист, югары белемле икътисадчы да мин, – диде Рамил. – Тик безнең кебекләрне эшкә алырга куркалар. Инвалид булу эшли алмый дигән сүз түгел ул. Сезгә теләгем: кешеләрне яратыгыз, бәяли белегез. Уйланмый берни әйтмәгез. Андый сүзләр йөрәккә бик авыр. Инде әйткәнсез икән, ялгышканыгызны белеп гафу үтенегез. Гае- беңне танып гафу үтенә белү үзе батырлык.

– Рамилгә өстәп мин әниләрегезне яратыгыз, аларга авыр сүз әйтмәгез, дияр идем. Алар сезнең иң якын дусларыгыз да. Исән-сау гына була күрсеннәр, – диде 26 яшьлек Раил Кәримов. – Инвалид икәнлекне белгәч, мыскыллы карашлар да очрый. Без аңа ияләшкән, ул этапны үткән инде. Беркем дә кайчан да булса минем белән алай булмас дип әйтә алмый. Алла сак- ласын, әлбәттә. Берегезгә дә безнең язмышны кичерергә язмасын. Сезгә теләгем: авырлыкларны җиңә белергә өйрәнегез, йомшак характерлы булмагыз. Кеше авызына карап торып үз авызыңны ачмасаң таптыйлар да китәләр. Без менә үзебезнең тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә генә кайбер таза-сау кешеләр ирешмәгән уңышларга ирешәбез.

Егетләрнең һәрберсе шулай үзләре турында сөйләү белән беррәттән яшьләргә теләкләрен дә җиткерде, уңышлары турында әйтеп үтте. Ранис Сәгъдуллин педагогика көллиятендә программист булырга укый, кулдан төрле әйберләр ясый. Салынган акчаны санап бара торган копилка ясаган. Айрат Низамов башта бочче, хәзер авыр атлетика, ягъни штанганы яткан килеш күтәрү белән шөгыльләнә. Илфир Шәйдуллин белән Рамил таныштырды. “Башлангыч сыйныфларда сау-сәламәт булган ул. Аннан авырып киткән. Бик яхшы егет. Минем өчен туганым кебек якын. Мин коляскада, ул йөри. Мине бервакыт та үзеннән калдырмый. Гомумән, без барыбыз да Арчада балаларны тернәкләндерү үзәгенә йөрдек. Шунда дуслашып калдык”.

Кунаклар очрашуга килгән авыл егет-кызлары белән дә танышырга теләде. Дилүс Сәлахов көллияттә музыка бүлегендә белем ала, өч уен коралында уйный, җырлый, бии. Диләрә Сәлахова да көллият студенты, бию белән шөгыльләнә, хоккей карарга ярата. Раил Кыямов та көллияттә программист һөнәре үзләштерә.

– Бик тырыш егет. Җәй буе төзелештә эшләде. Энесе һәм абыйсы бар. Әти-әнисез калдылар, туганнары ярдәме белән үзләре тормыш алып баралар, – диде аның турында очрашуга килгән Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова.

Үзем тыңлап утырам, үзем уйлыйм – хыяллары бер, мөмкинлекләре...

– Хыялыгыз бар икән, укырга да шуның буенча керегез. Кирәк дип кенә түгел. Менә миңа кая барасың, укый алмыйсың, диделәр. Тыңламадым һәм юристлыкны сайлавым белән үкенмим, – диде Гүзәл Абдуллина.

Рамил Шәрәфетдинов авыл яшьләренә бочче уены серләрен дә аңлатты. Бергәләп уйнадылар да әле. Ахыр чиктә кабат очрашырга, күбрәк яшьләрне тартырга, бочче буенча ярыш үткәрергә кирәк, дигән фикергә килделәр.

Соңыннан яшьләрнең фикерләре белән кызыксындым.

– Алар физик яктан кимчелекле булулары белән генә таза-сау кешеләрдән аерылалар, ә ирешкән уңышлары белән өстенрәк тә әле. Тырышлыклары белән баралар, – диде Дилүс.

– Алардагы оптимистлыкка исең китәрлек. Телефон, компьютерга алданып, тирә-якка күз дә салмыйбыз, – диде Раил Кыямов. – Кешеләрне күрә белергә, нинди булсалар да хөрмәт итәргә кирәк. Тормышта үз урыныңны табарга тырышырга, начар гадәтләргә юл куймаска кирәк.

Газетабызның  бу саны җыелып яткан вакытта шундый ук очрашуларның Наласада һәм Үрнәктәге агросәнәгать көллиятендә дә узуы турында билгеле булды. Аларда да мөмкинлекләре чикле яшьләр авыл яшьләре, мәктәп укучылары белән шушы темаларга сөйләшү алып барганнар.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International