Фаҗига сиңа килмәс кебек
Узган ел янгыннарда кеше үлеме булмады, дип сөенгән идек. Кызганыч, быел өч кешенең гомере өзелде. Икесе янган өйдән чыкканнан соң, нәрсәдер алырга кире кереп китеп, яңадан чыкмады... Ә берсе, ялгыз яшәгән хезмәт ветераны, янган өйдә харап булды. Газга пешерергә, әллә кайнатырга нәрсәдер куеп, онытыпмы, йоклап китепме – шуннан янгын чыккан, диделәр. Сүзебез дога булып барып ирешсен...
– Берәү дә фаҗигане үз башына килер, дип уйламый, – дип сөйли Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин. – Кайчаннан бирле өегезгә янгынны белгертүче җайланма алып куегыз, дип сөйлибез, язабыз, әле ул һаман да күпләрдә юк. Югыйсә, янгынны белгертүче җайланмалар аркасында республикада күпме янгыннар булмый, кеше гомерләре өзелми калды. Ул приборны ВДПОдан алып була, бәлки “Энергосервис” ширкәте “Нур” кибетендә дә бардыр.
– Рөстәм Роальдович, янгыннар булмасын өчен халыкка нинди аңлату эшләре алып барасыз?
– Бу юнәлештә без даими эшлибез. Авылларга чыгабыз. Газетада язып, радиодан сөйләп торабыз. Балалар арасында безнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча тәрбия балалар бакчасыннан башлана. Ул мәктәпләрдә дәвам итә. Шулай ук әти- әниләр җыелышларында да чыгышлар ясыйбыз. Күп балалы, авыррак хәлдәге гаиләләрдә, ялгыз яшәүче өлкәннәр өйләрендә булабыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтиләрме – карыйбыз, аңлатабыз. Районда андый гаиләләргә бушка янгынны белгертүче җайланмалар куйдык. Менә хәзер тагын бер кат ул гаиләләрдә булабыз, без куйган приборлар эшлиме-юкмы тикшереп, аларны батареялар белән тәэмин итәбез. 22 ноябрьдән 22 декабрьгә кадәр “Иминлек” айлыгы бара. Аңлату эшләрен тагын да көчәйттек.
– Янгыннарның сәбәп-ләре нинди?
– Быел 27 янгын булды. Узган ел 33 иде. Шуның иң күбе мунчадан, сарайдан чыкты. Мунчаның газын кабызып җибәрәләр дә оныталар. Сарайда электр чыбык- ларын яңартмыйлар. 4 очрак өйдән, 2әү гараждан, 1әү саламнан, 1әү пилорамнан чыкты. Яңа Кенәрдә эшләми торган иске аптека янды. Янгыннарның күбесе электрдан чыга. Электр чыбыкларын яңартмыйлар, бер розеткага берничә электр белән эшли торган куәтле җиһазлар тоташтыралар, берүк вакытта берничә куәтле җиһаз (үтүк, кер юу машинасы, бойлерлар һ.б.) эшли, нәтиҗәдә электр исәпләгечендәге автомат атырга мөмкин. Автомат атуның сәбәбен эзләп тормыйлар, тагын да куәтлерәген алып куялар. Сәбәп күп очракта искергән, куәтсез чыбык- та була.
– Балалар шаяруыннан янгыннар чыкканы бармы? Тиздән яңа ел җитә, кибет, базарларда петардалар, пиротехникалар сатуга чыга.
– Соңгы вакытта балалар шаяруыннан янгыннар чыкканы юк. Ә менә узган ел бер бала яңа ел петардасыннан зыян күрде. Әти-әниләргә балаларына кат-кат аңлатырга кирәк: кибет, базарлардан төрле шартлаткычлар алмасыннар, алар белән шаярмасыннар.
– Кыскасы, янгыннар булмасын, бәйрәмнәр имин үтсен, үзебез исән-сау булыйк!
Румия Надршина