Кара-каршы сөйләшү булды

2018 елның 7 декабре, җомга

Кара-каршы сөйләшү булды

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Арча үзәк китапханәсендә түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.

Районның төрле ведомство (мәгариф һәм мәдәният идарәләре, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, Пенсия фонды, район үзәк хастаханәсе, социаль иминият фонды, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе, халыкны социаль яклау бүлеге, Мәрхәмәтлек үзәге, ветераннар һәм пенсионерлар оешмалары һәм башкалар) җитәкчеләре, вәкилләре белән аралашу максатында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар чакырылды.

– Без бүген башкарган эшләргә исәп-хисап ясарга җыелмадык. Безнең бурыч сезнең проблемаларны уртага салып сөйләшү. Белгәннәренә үзебез җавап бирербез, юк икән, тиешле урынга җиткерербез, – диде башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов. – Районда барлыгы 8199 инвалид бар, шуларның 228е – балалар. Сезгә аз гына булса да ярдәмебез тисә, бүгенге очрашуны уңышлы үтте, дип әйтә алабыз. Әле мондый чара районда беренче тапкыр гына үткәрелә. Бәлки, киләсе елга аны киңәйтебрәк оештырырбыз.

 Пенсионерларны, инвалидларны иң кызыксындырган һәм аларда күп сораулар тудырган мәсьәлә һәрвакыттагыча пенсиягә кагылды. Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина һәрберсенең соравына тулы һәм аңлаешлы җавап бирергә тырышты, 2019 елдан пенсия өлкәсенә керәсе яңалыкларга да тукталып үтте.

– Инвалидлар өчен Пенсия идарәсендә мөмкинлекләр тудырылган. Коляскадагы инвалидларга төшү-менү җайланмасы бар. Өйдән чыкмыйча компьютер алдында утырып дәүләт хезмәте аша гына да күп хезмәтләр башкарыла, – диде ул.

“Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина физик яктан мөмкинлекләре чикле булган балаларга күрсәткән хезмәтләре белән кыскача гына таныштырып үтте. Балаларны тернәкләндерү үзәгенең нинди зур эш башкаруын аның белән элемтәдә торган ата-аналар бик яхшы белә. Шуңа хезмәт күрсәтүгә кагылышлы сораулар да бирмәделәр, тәкъдимнәр генә керттеләр.

– Инвалид бала бассейнга әти-әнисе белән килә икән, икесенә дә керү бушка. Беренче килгәндә инвалидлык таныклыгы булсын. Медицина тикшерүе үткәнлеккә белешмә дә кирәк. Инструктор билгеләү мәсьәләсендә дә уйлап бетерербез, – диде Рамил Гарифҗанов.

Укучылар сарае җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин 6 юнәлештә 54 өстәмә программа буенча эшләүләре, мөмкинлекләре чикле балаларны да кабул итүләре, алар өчен уңай мохит тудырылган булуы турында әйтеп үтте, кабул итү шартлары белән таныштырды. Арча үзәк хастаханәсенең поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Лилия Фәйзрахманова нык-лап төзекләндерелү вакытында  мөмкинлекләре чикле кешеләр дә игътибар үзәгендә булуы турында әйтеп үтте.

– Киң ишекләр, пандус, беренче катта инвалидлар кабул итү өчен аерым кабинет эшләнә. Хастаханәдәге авыруларны кабул итү бүлмәсендә дә аерым бүлмә була. Авыру килгәч, табибларны (педиатрны да) шунда чакырачаклар.  Урамга чыкмыйча гына нинди табиб кирәк, шуңа күренү мөмкинлеге тудырыла, – диде ул.

Кайбер урыннарда пандусларның текә, коляска белән менү өчен уңайсыз  ясалуы, киңлеге буенча коляска тәгәрмәчләренә туры килмәве турында да сүз булды. Җитәкчеләр бу мәсьәләгә дә ачыклык кертергә вәгъдә иттеләр.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International