IV районара М.Мәһдиев укулары

2018 елның 8 декабре, шимбә

IV районара М.Мәһдиев укулары

 

Мөхәммәт – авыл пәйгамбәре,

Камал – театр нуры.

Икесенең дә юллары

Халкым күңеленә туры.

 

2018 нче   елның 5 нче декабрендә Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – М.Мәһдиевкә багышланган IV районара М.Мәһдиев укулары булып узды. Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе  җитәкчесе  укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда  М.Мәһдиев укуларының зур этәргеч булуын  билгеләп үтте.   Фәнни-гамәли конференциянең максаты:

  •  Мөхәммәт Мәһдиевнең  иҗатын тирәнтен өйрәнү;
  • әдәби иҗатка сәләте булган укучыларны ачыклау;
  • укучыларда фәнни-эзләнү күнекмәләрен үстерү ;
  • матур әдәбият аша туган телгә, милләткә, туган җиребезгә карата хөрмәт тәрбияләү.

    Конференция күтәренке рухта укучыларның дәртле җырлары белән башланып китте. Фәнни-гамәли эшләрнең 4 төрле юнәлеше тәкъдим ителде, түбәндәге темалар буенча иҗат эшләре каралды, нәтиҗәләр ясалды. “Туган як – кадерле төбәк” юнәлешендә 8-9 нчы класс укучылары катнашты. Укучылар борынгы легенда һәм риваятьләргә нигезләнеп авыл тарихы турында иҗади эшләрен  тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәләр буенча һәр катнашучыга дипломнар бирелде.

   “М.Мәһдиевнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле шәхесләр истәлеге юнәлешендә 9-11 нче класс укучылары катнашты.  Укучылар үзләренең чыгышларында М.Мәһдиев белән булган кызыклы истәлекләр белән уртаклаштылар.  “М.Мәһдиев әсәрләрен беләсезме?” юнәлешендә 6-9 класс укучылары   М.Мәһдиев әсәрләрендә туган җир, туган нигез, туган як белән бәйле өлешләрне иҗади яктан якын килеп яттан сөйләделәр.

   “М.Мәһдиевнең иҗади портреты” юнәлешендә укытучылар түгәрәк өстәл артында үзләренең фәнни-гамәли эшләре, дәрес үрнәкләре, әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәләре белән уртаклаштылар.

    Мәгариф идарәсе методисты Мостафина Э.Г. укучыларның талантын югары бәяләде, җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, әле болардан тыш, башка еллардагыдан үзгә буларак, I – III урыннарга лаек булган мәһдиевчеләр Олимпия уеннары җиңүчеләренекедәй махсус медальләр белән дә бүләкләнде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International