Җиңү артыннан җиңү

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Җиңү артыннан җиңү

7-9 декабрьдә “Арча” спорт комплексында мини-футбол буенча республика беренчелегенең финал ярышлары булды.

Анда беренчелекнең зона ярышларында җиңеп чыккан 2003-2004 елгы яшүсмерләр командалары катнашты. Ягъни, республиканың шәһәр һәм районнарыннан сигез иң көчле команда. Араларында Арчадан Ринат Насыйбуллин җитәкчелегендәге “Торнадо” футбол командасы да бар.

Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Ул яшь футболчыларны уңышлары – финалга чыгу ул үзе зур уңыш – белән котлады һәм яхшы уен теләде. Шулай ук район башлыгы зур футболда җиңү яулаган Арчаның шушы ук “Торнадо” командасына, тренеры Ринат Насыйбуллинга, уенчыларына мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырды. “Торнадо” Көнбатыш зонадагы 16 команда арасыннан финалга чыгып, анда алты команда арасында беренчелекне яулаган иде.

– Ул ярышлар кече шәһәрләр командалары арасында барды. Анда шәһәрләр, районнар командаларына бүленү булмады. Безнең футбол командасы барлык көндәшләрен дә җиңде. Хәтта махсус эшләнгән футбол кыры булган, шуларда шөгыльләнгән шәһәрләр командаларын да. Бездә андый урын юк бит, стадионда шөгыльләнәләр, – диде “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе завучы Венера Таджибаева. – Ә бүләкләрне Арча районы буенча футбол федерациясе рәисе Руслан Хәмитов әзерләде.

Мини-футбол буенча финал ярышларын да “Торнадо” командасы уңышлы башлап җибәрде. Әгерҗе командасын 3:1 исәбе белән җиңде. Чаллы командасы белән уен башлануга инициативаны үз кулына алды. Казанның Вахитов районы командасын да җиңеп, “Торнадо” үз төркемендә беренче булды. Ә финал ярышында безнекеләр өченче урынны яулады. Бу алар өчен икенче зур җиңү. Командага киләчәктә дә уңышлар телибез.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International