Алдашма син, Аня!

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Алдашма син, Аня!

Иртәдән телефоныма хәбәр килде. Берәрсе туган көнем белән котлыйдыр инде. Котлап кына калмаганнар, 350 сум акча да салганнар. Вәйт, рәхмәт төшкерләре! Аня дип тә куйган әле.

– Аня кемең була инде? – ди хатыным.

– Аня булмагае, черт булсын, акчалары килеп торсын! – дим.

Бераздан яңа хәбәр: “Ялгыш сезгә 350 сум акча салганмын. Фәлән номерга кире җибәрегез. Аня”.

Икенче көнне хезмәттәшләремә шул турыда сөйләдем. Аларга да шундый хәбәрләр килгән. Юкәдә икән чикләвек, кемнәрдер болганчык суда балык тотмакчы, күбрәк кармак салсак, нәрсәдер эләкми калмас, дип уйлыйлардыр.

Андый кармакка эләгә күрмәгез!

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International