Алар һәркемгә үрнәк

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Алар һәркемгә үрнәк

10 декабрьдә Арча Мәдәният йортында инвалидлар декадасын ябу чарасы узды. Бу очракта, ачу-ябу дигәннәре туры да килеп бетмидер, әйтерсең, мөмкинлеге чикләнгәннәргә шушы көннәрдә генә игътибар күрсәтелә. Һич алай түгел. Районыбызда мөмкинлеге чикләнгәннәрне һәр яктан да сәламәт кешеләргә үрнәк итеп куеп була. Алар сәнгать, иҗат тормышында кайнап яши, район данын күтәреп, республика, хәтта Россия күләмендәге бәйгеләрдә катнашалар.

Бу көнне Мәдәният йортына килгәннәр арасында сау-сәламәт кеше дә күп иде. Мөмкинлеге чикләнгәннәр тарафыннан куелган концертта һәр тамашачы җанын ял иттергәндер. Аларның чыгышын рәхәтләнеп бүген үк республика дәрәҗәсендә тәкъдим итәргә була. Бу чыгышлар районда узган мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында сайлап алу турында җиңгәннәрнеке иде.

Районда сәләтле инвалид- ларның талантын ачарга ярдәм итүче, аларга дөньяга чыгарга этәргеч бирүче кешеләр яши. Ел саен шундый сайлап алу концертлары шуның бер мисалы булса, күптән түгел район Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гарифҗанова тырышлыгы белән “Ихлас” клубы оешты. Бу хакта язып чыккан идек. Әле оешканнарына аз вакыт үтсә дә, авылларга чыгып яшьләр, студентлар белән очрашырга да өлгергәннәр инде. Планнары зурдан: киләчәктә район авыллары яшьләре, педагогика көллияте студентлары белән әңгәмәләр оештырачаклар. “Ихлас”лы Гүзәл Абдуллина клуб әгъзасы булырга теләүчеләрне чакырып калды.

Концертта Яңа Кенәр интернат-мәктәбе һәм Яңа Чүриле психоневрология интернатында яшәүчеләрнең чыгышлары күп иде. Биредә тәрбияләнүче талантларны барлап, аларның сәләтен ачарга, күтәрергә булышучы тәрбияче, укытучылары бар. Яңа Кенәр интернат-мәктәбе укучылары “Чебиләр” биюен башкарганнан соң укытучылары Альбина Сәмигуллина белән аралаштым. “Өйрәтүе җайлы булмады инде. Һәрберсе белән психолог та булып эшләргә кирәк. Шулай да тырыштык. Биюдә катнашыр өчен сайлап алдык, теләүчеләр күп иде. Гомумән, балалар сәнгатьтә катнашырга ярата безнең мәктәптә”, — диде ул.

Декада кысаларында районда төрле чаралар, түгәрәк өстәлләр оештырылды,

проблемалар уртага салып сөйләшенде. Бүгенге чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов чараларны оештыручы, гомумән мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең язмышы белән кызыксынып, аларга ярдәм итеп яшәүчеләргә, барлык катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. Соңыннан, сайлап алу турында җиңгәннәргә район мәдәният идарәсенең Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International