Алар дөньяга чыкты

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Алар дөньяга чыкты

Мөмкинлекләре чикләнгәннәр бездә соңгы елларда гына дөньяга чыга башлады. Алар өчен җәмәгать урыннарында шартлар да соңгы вакытта гына күренә.

Ә менә Германиядә икенче Бөтендөнья сугышыннан соң инвалидларга мөмкинлекләр тудырылган. Урамнарда, күп фатирлы йортларда, кибет, банк, хастаханәләрдә шартлар булса, билгеле, алар дөньяга чыга. Районда мөмкинлекләре чикләнгәннәргә бочче спорт секциясе эшли башлавы зур алга китеш булды. Арчада туризм буенча Россия спорт осталары әзерләгән Фәрит Минхәиров оештырды аны. Хәтта ул, өйләренә барып, секциягә чакырып йөрде. Арча Укучылар сараенда шөгыльләнәләр. Бүген инде алар республика, Россия күләмендә җиңүчеләр дә, призлы урын алучылар да. Арчадан Рамил Шәрәфетдинов Татарстан Республикасының җыелма команда составында.

Үткән шимбәдә Укучылар сараенда республика күләмендә бочче буенча спорт ярышлары булып узды. Ярышта Арча, Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Балтач, Саба районнары командалары катнашты. Ярышларның баш хөкемдары Фәрит Минхәиров: “Күрәсезме, – дип аңлатты бочче турында. – Коляскада утыручы уенчыларның берсендә кызыл, икенчесендә зәңгәр туплар. Жирәбә буенча уенны башлаучыда ак туп. Башта уенчы ак тупны идәнгә тәгәрәтеп җибәрә. Ак туп бер генә. Кемнең туплары менә шул ак тупка никадәр якын тәгәрәп килә – шул җиңә. Уенчылар авыру дәрәҗәсе буенча 5 төркемгә бүленә. Ярыш нәтиҗәләре менә шул төркемнәр буенча чыгарыла”.

Авыру дәрәҗәсе дигәннән, кемнең аяклары йөрми, ә куллары сәламәт. Кемнеңдер бер кулы яхшы эшли, икенчесенең хәрәкәте чикле. Я ике кулның да вакыт-вакыт хәрәкәте көйсезләнә. Алар бергә җыелгач, ничектер ачылып китәләр, бер-берсе белән сөйләшәләр, көлешәләр... Ә бочче уйнаганда бөтен игътибарлары кечкенә тупларда була. Бу уенның тамырлары борынгыдан килә. Бергә җыелган чакта уйнасаң да бик күңелле уен ул. Татарстан Респуб- ликасының бочче буенча җыелма командасының баш тренеры Ираида Георгиева да биредә. “Минем үземнең кызым да таяклар ярдәмендә йөри, – дип сөйләде ул. – Мин кызым туганнан бирле беркая эшләмәдем, өйдә бала белән булдым. Бүгенге көндә кызым югары белем алды, кияүгә чыкты, баласы бар. Үзем 54 яшьтә. Боччены Яшел Үзән шәһәренә кызым Светлана алып кайтты. Ул вакытта Светлана Мәскәү социаль-икътисад институтында укый иде. Бочче буенча халыкара ярышларга йөрде. Һәм Яшел Үзәндә бочче командасы туплау идеясе белән яна башлады. Мине дә тартты. Башлавы бик кыен булды. Өйләренә бардым, үгетләдем. Бүген дә урамда коляскадагыларны күрсәм тыныч кына үтеп китә алмыйм, сөйләшәм, секциягә чакырам. Киләләр...”

Ярышлар хәйран озакка сузылды. Үз төркемнәре буенча Арчадан Рамил Шәрәфетдинов – 1нче, Айрат Низамов – 1нче, Тимур Рәхмәтуллин – 2нче, Рәнис Сәгъдуллин – 3нче, Гөлүсә Гарифҗанова 3нче урынны алды. 30 спортчы арасында 5 медальне арчалар яулап алуы зур җиңү. Котлыйбыз!

...Шатлык чаткылары уенчыларның күзләрендә балкый иде. Арадан берәү: “Алар бездән бәхетлерәк”, – дип әйтеп куйды.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International