Асыл түгел, елга ташы булып чыкты
Авыл җирлекләре драма коллективлары арасында “Театр-рухи мәйданчык” дигән девиз белән театраль фестиваль башланып китте. Максаты – авыл халкын театр сәнгатенә тарту, үзешчәннәрнең мөмкинлекләрен ачу, мәдәният йортлары, авыл клубларына йөрүче тамашачы санын арттыру, тәҗрибә уртаклашу һәм талантлар барлау.
Бәйге булгач, билгеле инде, бәя дә куела һәм урыннар да билгеләнә. Монда режиссер осталыгы да, сәхнә культурасы, кос- тюмнар, музыка бизәлеше, декорация, артистлык осталыгы да исәпкә алына. Соңыннан райондагы халык театрлары һәм иң яхшы театр коллективлары район Мәдәният йортында театр атналыгында чыгыш ясаячак.
Хәерле сәгатьләрдә булсын, дип әйтик – теат- раль фестиваль башланып китте. Аны Пөшәңгәр күпфункцияле үзәге ачып җибәрде. Алар эстафетаны Хәсәншәех үзешчәннәренә тапшырды. Хәсәншәехлар Данил Салиховның “Микүләй дәдәйнең бөер ташы” исемле комедиясен тәкъдим итте. Кыскача гына эчтәлеге: Микүләй дәдәй район хастаханәсендә рәт-баш чыкмагач, шәһәр хастаханәсенә дәваланырга килә. Тик монда да син – миңа, мин – сиңа, дигән принцип хөкем сөрә, ягъни банка белән балыңны, түше белән казыңны алып килмәсәң, сиңа караш нуль.
Тик Микүләй дәдәйгә бер кызыклы очрак ярдәм итә. Рентген үткәннән соң аның бөерендә кыйммәтле таш булуы “ачыклана”. Моннан соң авыл картына игътибар байларчага әверелә. Табиблар янында бөтерелеп йөри, район башлыгы үзенә машина бүләк итә, йорт салып бирә, шунда ук гомер иткән хатынына алмашка яшь хатын да пәйда була. Тик соңыннан ул ташның елганыкы гына икәне ачыклана. “Менә бит, гомер буе эшләгәнем өчен түләүне кайтара алдым”, – дип нәтиҗә чыгара Микүләй дәдәй.
Эчтәлеге шул. Уенга килгәндә... миңа бик ошады. Ул көнне рәхәтләнеп ял итеп кайттым. Барлык үзешчән артистлар да (Ләйсән Әхмәдиева, Илгизә Хамматова, Миләүшә Гафурова, Рәшит Гафуров, Чулпан Хамматова – төрле хезмәт ияләре) үз образларын дөрес итеп күрсәтә белделәр. Әмма иң оста уйнаганнары Микүләй дәдәй (Тәбрис Фәхретдинов) белән Шрам, ягъни авыл картының палатадашы Кыям (Фирдүс Хамматов). Тәбрис (фермада эшли) безгә бик күп матур шигырьләре, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлары белән таныш. Ә менә театр артисты буларак беренче тапкыр күрдек. Бик оста уйный ул. Уйнамый, сәхнәдә яши, иҗат итә. Ә Фирдүс – сәхнә кешесе. Хәсәншәех клубы җитәкчесе. Төрмәдә утырып чыккан кесә карагы образын, үзенчә текә затны оста итеп күрсәтә алды.
Тамашачы авылдашлары чыгышын бик ошатты. Алар уен турында фикерләрен көчле кул чабулар белән белдерде.
Гөлсинә Зәкиева