“Үз өемдә рәхәт миңа...”

2018 елның 14 декабре, җомга

“Үз өемдә рәхәт миңа...”

Станциядә Күпер урамында бер ялгызы яшәп ята 90 яшьлек Тәкмилә апа. Үзе су ташып, мунча ягып керә, кибетләргә йөри, ризыкларын әзерли. Әлегә кадәр теккән, чиккән, бәйләгән. Күршеләре Альберт белән Тәнзилә, Тәбрис үз итәләр Тәкмилә апаны, ярдәм кулы сузарга гына торалар. Арчада кызы да бар аның, өй иркен, урыны түрдән, яшәсен генә.

– Юк, үз өемдә торам, ди. Әле авырып китеп кызы Талия янына алып менделәр. Анда да үз өемә кайтам, дип ашкына, – ди Талиянең күршесе Динә Фәйзрахманова.

Үзенең юбилеен да Тәкмилә Сәлахетдинова кызында каршы алды. Аны котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

– Көзгегә бер дә караган юк иде. Бәйрәм дип бүген яулык бәйләттеләр, көзгедән караттылар. Картайганмын икән инде мин, – дип көлдерде бүген, – ди Талия. – Әни безнең үзен карап кына тора. Көнгә өч тапкыр гына ашый, иртән 8нче яртыда сыр белән чәй эчә, көндез 1дә аш һәм кичен суда пешкән ботка. Шуңа картаймый да ул.

Чыннан да, сөбханалла әле Тәкмилә апа. Күңеле көр, елмая, шаяртып та ала, матур итеп сөйләшә. Сокланырлык. Заманында авырлык- лар аның башыннан да узган. Әмма ул үткәне белән түгел, бүгенгесе белән яши.

– Иске Масрадан мин. Гаиләдә 5 бала идек. Педучилищега укырга кергән елны сугыш башланды. Авылда хәрби артель ачылды. Авыл Советы рәисе мине шунда хисапчы итеп алды. Укыйсым килеп кергән идем, насыйп булмады. Ревгат исемле сыйныфташыма кияүгә чыктым. Әти сүзен тыңлап. 5 ел йөргән егетем эшкә киткән вакыт иде. Елаган да елаган, диделәр. Ул чакта әти сүзенә каршы килү юк бит. Әмма үкенмим. Ирем бик яхшы кеше булды. Тату яшәдек, ике балабыз булды. Улым 18 яшендә юл һәлакатенә очрап һәлак булды, – диде Тәкмилә апа кыска гына үзе белән таныштырып.

1955 елда гаилә Арчага күчеп килә. Ревгат озак еллар икмәк комбинатында директор була. Тәкмилә апа ЗУЭСта эшли.

– Безнең монда динас- тия. Әнидән соң мин 30 ел шунда эшләдем. Хәзер кызым килде. Ул өченче баласын табып өйдә әле. Барысы да малайлар. Шунысы кызык, әти, ирем, энем, улым үлде, хәзер бездә малайлар гына туа, – ди Талия. – Әни безнең бик тырыш иде. Эшендә дә алдынгылыкны бирмәде, кайнананың да күңелен күрде (яраткан килен иде), балаларны да карады (әти җитәкче кеше, кайтып кергәне дә булмады), укытты, киендерде, тәрбияләде. Сокланам мин аңа. Исән генә булсын.

... 100 яшьлек юбилеема да килегез, – диде саубуллашканда Тәкмилә апа. – Үз өемә. Монда бик рәхәт. Тик ирем белән гомер иткән өемдә икенче инде.

Гөлсинә

Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International