Маһинур апа бәхетле

2018 елның 14 декабре, җомга

Маһинур апа бәхетле

Ташкичү авылында яшәүче Маһинур апа Нигъмәтуллина безне үз аягында каршы алды. Аңа 95 яшь! Район башлыгы урынбасары Любовь Осина юбилярны котлап, Президент В.Путинның һәм район башлыгы И.Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин һәм район социаль яклау бүлегеннән дә бүләкләр белән килделәр.

Маһинур апа тумышы белән Печмәнтау авылыннан. Ташкичү авылы егете Сибагатуллага кияүгә чыга. Бергә-бергә 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген кече улы Рафис гаиләсе белән яши. “Олы кызымны шушы йортның мич башында таптым”, – дип сөйли ветеран. “Гомерем буе колхоз эшендә булдым, – ди. – Эшләмәгән эш калмады. Ат та карадым, сыер да, дуңгыз да… Ирем ат белән эшләде. Бүгенге тормышым бик рәхәт”.

Шау-гөр килеп балалары кайтып керде. Китте күрешүләр, котлаулар... Тик менә улы Рәҗәп кенә кайта алмый. Ул мәңгелек йортка күчкән. Балаларга әниләренең ялгыз булмавы, нигезнең, төп йортның сак- ланып калуы зур куаныч. Менә нинди матур өйгә кайтып керделәр. “2005 елда салдык без бу өйне, – дип сөйли төп йорттагы килен Фирдания. – Әни ул вакытта осталарга ашарга пешереп, ашатып торды. Әнигә ул чакта 82 яшь булган. Балаларны да ул карап үстерде. Мин үзем шушы авылдан, шушы урамнан, берничә йорт аша гына үстем”. “Начар кешеләр булса, бу йортка килен булып килмәс идегез”, – дибез, уены-чыны белән. Гадәттә әти-әнисен, егетне-кыз-ны белеп өйләнешкән гаиләләр нык була.

Сөбханалла, Фирдания үзе дә (кызлары үсеп җитсә дә, берсе кияүдә), кызлар кебек әле! Димәк, ире Рафис та, кайнанасы да әйбәт кешеләр. “Әниегез нинди булды?” – дигән соравыбызга Рафис: “Әни безнең усал”, – дип әйтеп куйды уены-чыны белән. Тормышта усаллык та кирәк шул. Тормышны алып барасы, ирне көйлисе, 7 баланы кеше итәсе бар. Җыйнак кына гәүдәле Маһинур апа гомер буе гел эштә, хәрәкәттә булган.

 Бүген алар зур табын артына җыелдылар. Әниләре янында балалар сөйләшә, чәй эчә калды, без юлга кузгалдык. Бергә-бергә шулай дус-тату, матур итеп гомер итәргә язсын!

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International