Өй каршында шомыртым
Яңа Кырлайда яшәүче Нурлыбанат апа Закировага 95 яшь тулды. “Мәрхәмәтлек үзәге” җитәкчесе Миләүшә Шакирова аны олы юбилее белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
Кызык бу тормыш. Берәүнең язмышы күз алдында җәелеп ятса, икенчесенеке томан эчендә кебек. Ә аны тарату өчен бер җылы сүз кирәген онытып җибәрәбез. Менә бу юбилейлар күңел сандыгы төбенә үк салып куйган күпме өлкән яшьтәге кешеләрнең язмышларын ачып салды. Әбиләр һәм бабайлар шундый мөмкинлек туганга сөенгәндәй рәхәтләнеп эчләрен бушаталар, аннан үзләре дә җиңеләеп калгандай булалар.
Нурлыбанат апа белән дә шулай булды. Аның шуның кадәр авырлык-
лар күрүен авылда беләләр микән соң әле? Печмәнтауда 11 балалы гаиләдә җиденчесе булып туып-үсә кыз. Хәзер берүзе калган инде. Заманында бик авыр яшәгәннәр. Кая, аның кадәр баланы туендырып, киендереп бетерергә дә күпме кирәк бит.
– Шулай да сигез сыйныф укыдым мин. 15 яшьтә эшкә чыктым. Колхоз басуыннан кайтып кермәдек. Борчак чаптык. Башта аны кул белән йолкыдык. Чалгы аннан керде. Иң оста чалгычы идем мин, – диде Нурлыбанат апа. – Сукада да эшләдем. Бервакыт сука астында да калдым әле. Тракторчы йоклап китте бит. Аңа эндәшәм дип трактор тәрәзәсенә үрелгән идем, аягым таеп егылып төштем.
1940 елны кызның үзен тракторчы булырга укыталар. Сугыш башлангач тракторга утыра ул. Тик бер ел гына эшләп кала. Кышын рәхәтләнеп өйдә ятмасын әле дип Свердловск өлкәсенә торф чыгарырга җибәрәләр аны. Дүрт ел шуннан кайта алмый ята.
– Яңа Кырлайга 1958 елда килдем. Кызык кына килеп чыкты ул. Бертуган апам шушы авылга кияүгә чыкты. Туйга килгән җирдән Шәкүр белән танышып, мин дә биредә калдым, – диде Нурлыбанат апа. – Әмма ирем озын гомерле булмады. Үзем гомер буе колхозда эшләдем. Ялгызым ике бала тәрбияләдем. Мансур улымны да югалту ачысын татыдым. Икенче улым Арчада. Бер ялгызым яшәдем.
– Фатирыбыз иркен, безнең янга кил, – дип чакырып карадым. Килмәде. Үз өем, үз нигезем, диде. Өе бик иске булгач, кечерәк кенә булса да өй салдык. 60 ел гомер иткән нигезем, дип искесен дә сүттерми. Каршына шомырт утырткан идем. Шул үсте, өч тармак (әни, без ике бала, дип күз алдыма килә ул минем) чыгарды. Иске өйне җимерелүдән шул ышык-лап саклап торадыр, дип уйлыйм, – диде улы Нәүфәл. – Менә хәзер үзем дә әни янына кайттым. Колхозда эшлим.
– Күршеләр керә, бик якын итеп йөриләр. Бер гарибрәк бала бар иде. Гел ашатып чыгардым шуны. “Син үлмә инде. Син үлсәң, мин нишләрмен, дия иде, җаным. Үземә булмаса да, кеше күңелен күреп яшәдем. Тавыш- ланып йөрмәдем, – ди Нурлыбанат апа. – Шуңа ихтирам итәләрдер инде.
Соңгы вакытта күзләре начарланып киткән Нурлыбанат апаның. Моңарчы күрмәүдән зарланганы булмаган. Колаклары да начаррак ишетә. Әмма күңеле көр әле аның.
– Туганда җаның юк иде синең, дигәне хәтердә әнинең. Әллә шуңа Аллаһы Тәгалә озын гомер бирдеме икән, – диде ул. – Ничек кенә булмасын, шулай язган икән, яшибез инде.
Гөлсинә Зәкиева