Аларның һәрберсе җиңүче
Беркөн Арча үзәк китапханәсенә кергәч шундый матур бер күренешкә тап булдым: малайлар татар халкының милли киемнәреннән, башларында түбәтәй, үзләре гаҗәеп тере, бер минут урыннарында утырып тора алмыйлар. “Биредә хәзер “Мин – татар малае” дигән бәйге башлана”, – дип аңлаттылар миңа елмаеп балаларны күзәтеп торуымны күргәч. Шундый хозурлыкны ташлап чыгып китү өчен йөрәгең таш булуы кирәк. Ә бер утыргач, кузгалып китеп булмады. Бәйгедә катнашкан 12 малай берсеннән-берсе матур чыгыш ясады, берсен генә дә аерып алып мактый торган түгел.
“Мин – татар малае” исемле шәһәркүләм бәйге районда беренче тапкыр үткәрелә. Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Арча бүлекчәсе һәм шәһәр балалар бакчаларының татар теленә өйрәтү буенча методик берләшмәсе тарафыннан оештырылган ул. Тәрбиячеләр ярдәме белән балалар биюләр, шигырьләр, җырлар әзерләгән. Һәр чыгыш матур татар көйләре, милли киемнәр, видеоязмалар белән тулыландырылган.
Жюри да чыгышларга бик җитди карады. Малайларның сәхнәдә үзләрен тотуларына да, образ тудыра алуларына да, татар телендә сәнгатьле итеп сөйләүләренә дә игътибар иттеләр. Ә малайлар берсен–берсе уздыра-уздыра чыгыш ясый, татар егете нинди асыл сыйфатларга ия булуын күрсәтергә тырыша. Аларны елмаймыйча карап та булмый.
Беренче булып малайлар ирекле формада үзләре белән таныштырдылар. Аннан осталыкларын исбатлап күрсәттеләр. 5 балалар бакчасыннан 6 яшьлек Нияз Хәкимуллин: “Шәһәрдә тусам да, авылда үстем. Дөрес итеп татарча сөйләшәм. Укырга, язарга, җырларга яратам. Әтием шахмат, шашка уйнарга өйрәтте. 4 яшьтән Салават абый җырын тыңлап үстем”, – диде. 9 балалар бакчасыннан Зәмир Зәйнуллин иптәшкә Шүрәле белән Су анасын да чакырган. “Татарча шигырь сөйлим мин, теләсәм җырлап та бирәм”, – диде ул татарча яхшы белүе белән горурланып. Азамат Минһаҗев үзе белән җыр аша таныштырды. Нинди булган, чын егет ул. Кар да көри, дәү әтисенә маллар карарга да булыша. “Кул чабып карый аласыз, чын-чын татар малае мин”, – ди. 9 балалар бакчасыннан Рәнис Зиннәтуллин шуңа өстәп: “Татар малае булуыңны беркайчан да онытма”, – дип өстәде. 4 балалар бакчасыннан Тимерхан Фазылов та чын ир-егет булып үсеп килә, бии, рәсем ясый, спорт белән шөгыльләнә, әти-әнисе, әби-бабасына булышырга да вакыт таба.
12 малайның һәрберсе турында шундый мактау сүзләре язып була. Балаларның осталыкларына, тапкыр, көчле, тырыш, җитез, уңган булуларына сокланырлык. Алар өчен тәрбиячеләре, әти-әниләре горурланып, минем кебек тамашачылар сокланып утырды. Бәйгедә катнашканнарның һәрберсе җиңүче.
Гөлсинә Зәкиева