Ана: “Үз йөрәгемне бирәм!” – дип өзгәләнгән...
Арчада яшәүче Илсөя ханым Вафина узган ел редакциягә рәхмәт хаты белән керде. Авыр вакытта матди һәм рухи яктан ярдәм иткән туганнарына, элеккеге хезмәттәшләренә (3нче мәктәп), ярдәм кулы сузган барлык кешеләргә дә чын йөрәгеннән газета аша рәхмәт сүзләре юллады. Ул көннән бер ел вакыт үтте. Мин аларның ишеген шакыдым...
Арчаның тау башында бик матур урында яшисез икән, дип килеп кердем мин аларга. Казаннан улы белән килене балалары белән кайткан, кибетләргә чыгып киткән иделәр. Җыйнак кына гәүдәле Илсөя апа бик ачык кеше булып чыкты.
Сүзне ерактан башладык. “Үзем Әтнә районы Мәңгәр авылында туганмын, – дип сөйләде Илсөя апа. – Әти, Бәйрәм атлы, сугышта булган, бик оста балта остасы. Ике кулында берәр баш бармагы гына бар иде. Шул ике бармак белән генә дә ул 10 бармаклы кешеләрне дә уздырып, агач эше белән мәшгуль булды. Шушы урында иске генә бер йортны сатып алырга булгач, әти, урыны әйбәт, дип ризалык бирде. Әниебез, Әминә, 83 яшендә вафат булды. Казанда педагогия институтын тәмамладым. Саба районы Түбән Симеткә укытырга җибәрделәр. Химия, биологиядән укыттым. Шунда Әлтаф исемле егеткә кияүгә чыктым. Зур гәүдәле, матур, йомшак күңелле кеше иде. Мине бик яратты. Ике малай тәрбияләп үстердек. Ирем 44 яшендә вафат булды. Әле яши генә башлаган кебек идек...”
Сүз өзелде. Тынлыкны бозып, попугай телгә килде. Әңгәмәдәшем кошка сөеп карап: “Ул миңа иптәш...”, – диде. “Ә олы улыгыз”, – дип сак кына сорап куйдым. “Казанда балконнан егылып төшеп үлде... Улы, хатыны калды...”.
Шау-гөр килеп Гүзәл белән Радик кайтып керделәр. Иркенләп тормыш, дөнья хәлләре турында сөйләшеп утырдык. Янда нәни кыз Алинә бөтерелә. Олысы Розалинә үз эше белән мәшгуль. “3нче мәктәптә укыдым, – дип сөйләде үзе турында Радик. – Туризм белән шөгыльләндем. Тренер Фәрит Фәтхиевич белән кайларга гына бармадык без! Табигатьтә, урман, тауларда, җәяү, палаткалар корып, учак ягып...”. “Туризм буенча Россиянең спорт остасы ул!” –дип сүзгә кушылды Илсөя ханым.
Сүзебез Радик кичергән авыр операциягә барып ялганды. “Медицина тикшерүе узганда йөрәгеңдә үзгәрешләр бар, диделәр. Әллә ни игътибар бирмәдем. Тора-бара йөрәк үзен сиздерә башлады, – дип сөйли 37 яшьлек Радик. – Баскычтан менәрлек тә хәлем калмый башлады. Болницада дәваланып чыгам, тагын “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга туры килә. Йөрәк авыртуның сәбәбен төгәл генә әйтмәделәр. Салкын тигәннән, ангина, вирус, инфекциядән булырга мөмкин икән ул. Башкаларга киңәшем: йөрәк – бик җитди орган, аңа җиңел карарга ярамый, аны тикшертеп торырга һәм вакытында дәваланырга кирәк. Салкын тиюләрне дә аяк өсте үткәрмәскә, табибка барырга, тиешле дәваны алырга кирәк. Казан табиблары йөрәгеңне алмаштырырга кирәк, диделәр. Мәскәүгә операциягә әзерләделәр. Юллама белән Мәскәүнең Шумаков исемендәге органнарны күчереп утыртучы медицина үзәгенә бардык. Анда нишләп алдан киләсегезне хәбәр итмәдегез, тиешле анализлар белән безгә алдан язылып киләләр, дип ризасызлык белдерделәр”.
– Мин кечкенә генә булсам да, максатыма ирешүчән бик үҗәт кеше, – диде дулкынланып Илсөя ханым. – Табибларның артыннан калмадым... Без кире Казанга кайтып китмәдек. Шунда калдык. Ул Мәскәүдә кичергәннәр... Радикның хәле начараеп, кунакханәдә “Ашыгыч ярдәм” чакыртулар – берсе дә калмады. Ниһаять, безне үзәккә урнаштырдылар. Беркөнне иртән килсәм, беренче катта махсус киенгән кешеләр кайнаша, ниндидер зур контейнерлар... Донор йөрәген алып килгәннәр ахры, дип күңел тетрәнеп куйды... Һәм шул көнне, 5 ноябрьдә төшке аштан соң, Радикка операция ясадылар. Ул хәтта куркырга да өлгерми калды...”
– Операцияне 6 сәгать ясаганнар, – дип сөйләде Радик. – Хәтерлим, хирург яныма кереп кул биреп, кулын кысуын сорады, кулны бирдем, әмма кысарлык хәлдә түгел идем әле. Икенче керүендә кулын кыстым. Янымнан доктор, яхшы, дип чыгып китте. Иртәгесен төшке ашны ашадым. Үзәктә 20 көнләп яттым. Аннан өйгә кайтарып җибәрделәр. Табиб- ларга күренеп тордым. Бер ел үткәч, Мәскәүгә операция ясаган үзәккә барып, тикшеренеп кайттым. Барысы да әйбәт. Хәлем яхшы. Үзәктә искиткеч белемле, яхшы, кешелекле хирурглар, табиблар эшли. Миңа операцияне татар хирургы Ринат Сәетгәрәев ясаган. Анестезиолог Попцов кайчан гына өенә кайта икән?! Ул гел шунда. Хәтта командировкадан төнге сәгать 12дә самолеттан төшкәч, өенә кайтмыйча, монда үзәккә килгән. Менә нинди табиблар эшли анда! Биредә 7-8әр ай чиратта торучылар бар. Донор йөрәге билгеле бер таләпләр буенча туры килергә тиеш. Башка органнарның сәламәт булуы да мөһим. Сәламәтлеге буенча бер егетне кире өенә кайтарып җибәрделәр...
Ананың улы өчен: “Үз йөрәгемне бирәм!” – дип, табибларга өзгәләнеп, ачыргаланып әйтүен
Аллаһы Тәгалә үзе ишеткәндер. Ишеткәндер...
Без бу гаиләгә исәнлек-саулык телибез! Радик белән Гүзәлгә, үз балаларын үзләре үстереп, кызлары бәхетенә куанып яшәргә язсын. Ә Илсөя ханым, Сезгә ана бәхетен озын-озак еллар татырга насыйп булсын!
Румия Надршина