Котлы булсын туегыз!

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

Котлы булсын туегыз!

 

2018 елның 15 декабрь көнендә Арча районы ГХАТ бүлеге кысаларында  гаиләләренең рубин туйларын уздыручы Илдар һәм Венера Шәфигуллиннар, Рөстәм һәм Рәшидә Минзиннар, мәрҗән туйларын уздыручы Әмир һәм Халидә Вафиннар  гаиләләрен тәбрикләү бәйрәме узды. Бергә гомер итү өчен сабырлык, бер-береңә караты ихтирам кирәк. Бүгенге геройларыбыз да бергә пар канатлар булып, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны, кайгыларны уртак итеп яшәүчеләр.

Юбилярлар Арча районы ЗАГС бүлегенең “Дан китабына” имзаларын куйдылар, күп еллар бәхетле яшәү сере белән дә уртаклаштылар. Үзәк территориаль җәмгыятьчелек үзидарәсе җитәкчесе – Хәмидуллина Р.Ш., Яңа Кырлай авыл җирлеге җитәкчесе Сәфәров Г.Г., Сеҗе авыл җирлеге җитәкчесе Гыйбадуллина Г.М. юбилярларны котлап, аларга сәламәтлек, озын гомер теләп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International