Футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган киберфутбол турниры узды

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

2018 елның 16 декабрендә Саба муниципаль районы Балалар иҗат үзәгенең актлар залында яшьләр арасында 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган киберфутбол турниры узды. Турнирны оештыручылар - «Бердәм Россия " партиясенең Саба җирле бүлеге башкарма комитеты, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия оешмасының Саба җирле бүлекчәсе штабы, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге. Турнирда 16 кеше катнашты. Иң яшь катнашучыга 12 яшь, ә иң өлкән катнашучыга 30 яшь. Турнирда Саба, Арча, Балык Бистәсе, Балтач, Кукмара муниципаль районы командалары катнашты.

Турнир нәтиҗәләре буенча 4 урынны Делюс Фәтхуллин (Саба районы) алды, 3 урынны Салават Хәйретдинов (Арча районы) алды, 2 урынны Булат Хәйретдинов (Арча районы) алды. Турнирның җиңүчесе булып Алмаз Нигъмәтҗанов (Саба районы) танылды. Барлык катнашучылар да оештыручылардан Рәхмәт хатлары алдылар. 1,2,3 урын алган катнашучылар дипломнар һәм «Азимут»кибетенең бүләк сертификаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International