Президент белән очраштылар

2012 елның 16 мае, чәршәмбе
Президент белән очраштылар
Быел Җиңү бәйрәме көннәрендә Арчадан бер төркем сугыш һәм хезмәт ветераны Казанга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга барды. Араларында Апаз авыл җирлегеннән Михаил Әпсәләмов белән Мөбарәк Закирҗанов та бар иде.
Михаил ага Апазда туып үскән. Сугыш башланганда 16 яшендә генә булган. Тик чоры нинди соң? Инде буй җиткән егет дип аңа колхоздагы барлык авыр хезмәтне йөкләгәннәр. 18 яше тулыр–тулмас 1943 елның 10 гыйнварында Михаилны фронтка алалар. Авылдан ул көнне берьюлы алты егет китә.
— Безне Германиягә түгел, Ерак Көнчыгышка җибәрделәр. 23 тәүлек бардык. Баштарак бик кыен булды. Бер авыз русча белмибез. Кыюсыз авыл балалары. Тора–бара армия тормышына да күнектек. Германиягә эләкмәдем. Хәзер уйлавымча, бәхетемәдер, минем ротаны командировкага җибәрделәр. 17 көннән кайтсак, егетләр Герман иленә киткән иде инде. Безне, 2000 солдатны, корабльгә төяп, Советская Гавань дигән җиргә алып киттеләр. “Көтегез, сезне дә алырлар”, — диделәр. Заводта эшләдек. Бик авыр хезмәт иде. Аннан сугыш бетте, — ди Михаил Әпсәләмов.
Кайткач, тракторга утыра солдат. Мари урманнарында агач чыгаруларын әле дә онытмый. “Ничек түзгәнбез икән. Иртән өчтә чыгып китәбез. 50 километр барырга кирәк. Кышын куллар өшеп, туңып кайтабыз. Менә хәзер шуның нәти-җәсе: ике кул күтәрелми, буыннар сызлый”, — ди.
40 елдан артык механизатор булып эшли ул. Ярышларда җиңүләр яулый, авыл Советы депутаты итеп сайлана, бүләкләр, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары ала.
— Бик тәртипле, намуслы, үрнәк кеше Михаил абый. Аның улы Марс та, әтисе юлыннан китеп, озак еллар хуҗалыкның алдынгы тракторчысы булды. Өч оныгы бар. Икесе бер көнне армиягә китеп, бер көнне үк хезмәт итеп кайттылар, — ди Апаз авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков.
Сугыш ветераны буларак үзенә Арчадан бөтен уңайлыклары булган бик матур фатир биргәннәр. Сөенеп туя алмый әле дә Михаил ага.
Татарстан Республикасы Президенты белән очрашуга баруы турында да ул дәртләнеп һәм горурланып сөйли.
— Беренче тапкыр шундый җирдә булдым. Әйткәч, башта каушап калдым, каршы да килдем. Хәзер ярый барганмын икән, дим. Безне Г.Камал исемендәге татар академия театры бинасына җыйдылар. Рөстәм Нургалиевич чыгыш ясады, матур теләкләр җиткерде. Аннан бик матур концерт куйдылар. Безгә анда ихтирам бик зур булды. Олылап каршы алдылар. Яшь кызлар яныбыздан китмәде, култыклап кына йөртте. Олы бәйрәм уңаеннан шундый зур чара оештырган өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, хөрмәт итеп мине җибәрүләре өчен районыбыз башлыгы Алмас Назировка, авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйковка олы рәхмәтемне җиткерәм.
Михаил Әпсәләмовка 26 майда 87 яшь тула. Моны ул район җитәкчеләре тарафыннан үзенә туган көненә ясалган олы бүләк дип тә кабул иткән.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International