Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бәйрәмегез мөбарәк булсын
2012 елның 6 июле, җомга
Бәйрәмегез мөбарәк булсын
1994 елдан башлап элемтә бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Патша заманыннан башлап халык күңеленә хат ташучылар буларак кереп калган элемтә хезмәткәрләре бүген хат кына ташып калмый, әллә ничә төрле эш башкара.
Газета–журнал, пенсия, субсидия өләшүдән тыш, алар бүген товарлар да сата, посылка, бандероль дә җибәрә, иминиятләүләр, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дә кабул итә, авиабилетлар да сата. Арча районында 123 хат ташучы эшли. Алар, һава торышының нинди булуы-на карамастан, өйдән–өйгә шатлык өләшеп йөрүче, хезмәтләренә чын күңелдән бирелгән фанатлар.
Россия почтасының Арча районара элемтә үзәге халыкка хезмәт күрсәтү буенча гел алдынгы урыннарда бара. Аның уңышлы эшләвендә, әлбәттә, биредә 8 ел җитәкче булып эшләүче тырыш, таләпчән Ирек Фәйзрахмановның өлеше зур. Ирек әфәнде белән әңгәмәбезне элемтә үзәгенең уңышлары турында сөйләшүдән башладык.
— Һөнәри бәйрәмебезне 4 млн.нан артык табыш белән һәм газета–журналларга яздыру планын 100 процентка үтәп каршылыйбыз. Табыш, нигездә, почта хезмәте күрсәтү, хатлар алу–җибәрү, конверт, открытка сату, посылка, бандероль җибәрү, газета–журналларга яздыру, товарлар сатудан, пенсия өләшүдән (өләшкән өчен процентлап Пенсия фонды бүлә) керә. Арча районара элемтә бүлеге буенча районда барлыгы — 225, Әтнәдә 56 элемтә хезмәткәре эшли. Һәрберсе үзләренә йөкләнгән эшне төгәл белүче, намус белән башкаручылар. Шундыйлардан аеруча Ашытбаш, Сеҗе, Сикертән, Курса–Почмак, Үрнәк бүлекчә-ләрен, Өчиледән Зөлфия Минһаҗиеваны атап үтәр идем. Озак еллар эшләүчеләр арасында Мөндеш элемтә бүлекчәсе җитәкчесе булып эшләп, хәзер эксплуатация буенча инженер Миләүшә Сираҗетдинова, оператор Тәнзилә Минҗанова ихтирамга лаек.
— Хезмәткәрләрегезне хезмәт хаклары канәгатьләндерәме?
— Канәгатьләндерә. Бездә уртача хезмәт хакы 10100 сум. Тиздән эш башыннан түләүгә күчәчәкбез. Кызыксындыру чарасы да бар: хат ташучы ничек итеп акча эшләп табыш кертә ала (товар сата һ.б.), аңа өстәмә акча языла.
— Киләчәктә хезмәтегездә яңалыклар көтеләме?
— Бүгенге көндә почта бүлекчәләренә дистанцион укыту программасы куелган. Программа нигезендә җитәкчедән башлап барлык операторлар укыячак. Безнең өчен дә, клиентлар өчен дә уңайлы программа ул. Компьютерда Россия поч-тасы сайтына кереп, почтадан җибәрелгән юлламаларны карап, кайчан кемгә җибәрелгәнен, кайчан барып җиткәнлеген белеп була. Шулай ук клиентлар өчен уңайлы булган “Форсаж” акча җибәрү прог-раммасы эшли, бер сәгать эчендә акча тиешле урынга барып җитә. Киләчәктә һәр бүлекчәгә яңа программа куелачак, аның нигезендә бездән күчерелгән акчалар клиент-ка көнендә тапшырыла. Берничә бүлекчәдә тапшыру участогы бар, аның нигезендә компьютерга почта юлламаларының штрих–кодын укытып (элек барысын кулдан язалар иде), автомат рәвештә квитанция чыга. Безнең хезмәт күп сабырлык сорый. Кеше белән эшләгәндә әдәп–әхлак кагыйдәләрен саклау кирәк. Шуңа нигезләнеп “яшерен клиент” операциясе эшли. Яшерен рәвештә билгеләнгән кеше, теләсә кайсы вакытта килеп, ничек хезмәт күрсәтүебезне тикшереп, бәя биреп китәргә мөмкин. Бу клиентлар белән эшләү сервисының сыйфатын билгели.
— Клиентларыгыз эшегездән канәгатьме?
— Канәгатьтер дип уйлыйм, шикаятьләр кергәне юк. Киләчәктә дә коллективны саклап, яклап, күрсәткечләрнең дәрәҗәсен төшермичә эшләсәк иде. Барлык хезмәткәрләрне бәйрәм белән тәбрик итәм. Сәла-мәтлек, уңышлар телим. Әйбәт кенә эшләп, ярдәмләшеп яшәргә язсын.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз