Лагерьлар эшен башлады

2019 елның 7 июне, җомга

Лагерьлар эшен башлады

Балалар өчен көтеп алынган җәйге каникуллар башланды. Аны ничек күңелле генә түгел, файдалы да итеп үткәрергә? Район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйсән Ринат кызы Галимова белән без шул хакта сүз алып бардык.

– Бүгенге көндә 23 мәктәп яны лагере эшли. Ул 1 июньнән 21 июньгә кадәр дәвам итә. Тематикасы – спорт-сәламәтләндерү, хәрби-патриотик тәрбия. Театр елы буларак ул юнәлештә дә, шулай ук һөнәр сайлау, эшче һөнәрләр буенча да эш алып барыла. Вожатыйлар – педагоглар үзләре, Арча педагогика көллиятеннән студентлар да бар. Балалар рәхәтләнеп ял итсен өчен барысын да эшләргә тырышалар. Программасы бик бай. Туклану буенча да зарланырлык урын юк. Өч тапкыр ашату оештырылган. Меню үзгәреп тора, көн саен итле ризык, яшелчә, җиләк-җимеш бирелә. Балалар бик канәгать. Әти-әниләр түләве тулы бәянең 15 проценты гына, ягъни 518 сум.

– Быел хезмәт һәм ял лагерьлары да бармы?

– Бар. 7 урында – Арчаның беренче, алтынчы, җиденче мәктәпләрендә, бишенче гимназиядә, Яңа Кенәр, Ташкичү, Шушмабаш мәктәпләрендә оешты. Аларда тормыш шартлары авыр булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, барлыгы 200 кеше, ял итә. Ял, туклану нәкъ мәктәп яны лагерьларында кебек. Тик хезмәт һәм ял лагерена йөрүчеләр бераз бакчада эшләп алалар, чүп утыйлар, су сибәләр. Җиңел генә хезмәт.

– Районда башка төрле лагерьлар да эшләячәкме?

– Әйе. Беренче июньнән җиденче июньгә кадәр Шушмабаш мәктәбе базасында чатырлы лагерь эшләде. Егерме бала ял итте. Ул балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә багышланды. Балалар автоматтан ату, стройда йөрү һәм башка хәрби күнегүләр буенча күнекмәләр дә алдылар.

– “Шатлык” лагере быел да эшен дәвам итәме?

– Беренче сменасы бара инде. Өченче июньнән тугызынчы июньгә кадәр булачак. Арчаның алтынчы мәктәбе базасында “Талантлар университеты” ярдәме белән “Башлыклар мәктәбе” буларак оештырылды. “Арча районын нинди итеп күрәсең килә” дигән темага проектлар төзибез. 50 бала ял итә. Арча педагогика көллияте тулай торагында яшиләр. Дүрт тапкыр туклану оештырылган. Монда да ата-аналар җилкәсенә юллама бәясенең 15 проценты гына төшә.

– Башка елларда “Шатлык”өч сменада иде.

– Быел да шулай. Икенче һәм өченче сменасы Сеҗе мәктәбе базасында була. 10 июньнән 30 июньгә һәм 4 июльдән 21 июльгә кадәр. Ике сменада да иллешәр бала. Икенче сменада Россия укучылар хәрәкәте һәм яшь армиячеләр программалары буенча эшләячәкләр. Өченче сменада (“Без бергә” дип аталачак) сәнгать белән шөгыльләнүче балалар чакырыла.

– Ел да Яңа Кырлайда “Без Тукай оныклары” дигән исем астында лагерь оештырыла иде. Ул быел да буламы?

– Әйе, матур башлангыч дәвам итә. Ул татар телен өйрәнүчеләрне туплаган төбәкара лагерь. Быел анда 200 бала ял итәчәк. Бер смена гына була. 24 июньнән 30 июньгә кадәр. Тик Яңа Кырлайда түгел, Арча педагогика көллияте базасында. Тулысынча бушка, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәм итә. Татар теле буенча олимпиадаларда җиңүчеләр чакырыла. Осталык класслары, язучылар белән очрашулар, бәйгеләр, төрле күңел ачу, спорт чаралары планлаштырыла.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International