Яшьләр үзәге нинди булырга тиеш?
Арчада яшьләр үзәге булачак. Ә ул нинди булырга тиеш? Шәһәр яшьләре аны ничек күз алдына китерә? Фикерләшеп, уртак бер карарга килү максатыннан төрле өлкәдә эшләүче яшьләр, студентлар, укучылар белән очрашу узды. Яшьләр белән эшләү өлкәсендә тормыш тәҗрибәсе тупларга өлгергән өлкәннәр дә кызыксынып, шулай ук киңәшләрен җиткерергә теләп килгән иде. Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков катнашты.
– Киләчәгегезне нинди итеп күз алдына китерәсез? Ничек яшәргә, ял итәргә, вакытны үткәрергә – анысы үзегездән, сезнең фантазиядән тора, – диде Илшат Нуриев яшьләргә мөрәҗәгать итеп.
– Яшүсмерләр нәрсә эшләргә тели? Иҗади остаханәләр, лабораторияләр, интернет заллар – теләсәгез, барысы да булачак, – дип өстәде Ринат Садыйков. – Минем теләгем – татар телен, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау турында да онытмаска кирәк.
– Әти-әниләр балаларын спорт секцияләренә, телләр өйрәнергә, сәнгать белән шөгыльләнергә җибәрә. Яшүсмерләрнең ял итәргә вакытлары да калмый. Менә бу үзәк ял итү урыны булырга тиеш. Биредә яшьләр аралашырга, вакытларын күңелле генә түгел, файдалы да итеп үткәрергә, иҗади, рухи яктан үсәргә тиеш, – диде яшьләр сәясәте объектларын үзгәртеп кору институты архитекторы Лилия Гыйззәтова.
Яшьләргә төркемнәргә бүленеп үз фикерләрен тупларга вакыт бирелде. Шунда ук яшьләр үзәгенә исем дә уйларга кирәк иде. Алар бик бирелеп сөйләшкән, бәхәсләшкән, киңәшләшкән арада Боз сарае җитәкчесе Илһам Шакиров белән аралашып алдык.
– Районга яшьләр үзәге бик кирәк иде. Мин бу идеяне 1995 елда күтәреп чыккан идем инде. Менә тормышка аша. Без бу өлкәдә эшлибез, әмма аерым-аерым. Ә уңышларга ирешү өчен берләшергә кирәк, – диде ул.
Илһам Шакиров яшьләр үзәген нинди итеп күз алдына китерә?
– Мин биредә грантка әзерләү буенча мәйданчык булуын теләр идем. Көчле әзерлек булмау сәбәпле, күпме бәйге программалары яна бит. Яшьләрнең эшен күрсәтә торган даими алмашынып торучан күргәзмә залы, флэшмоблар өчен бию мәйданчыгы, конференц-зал зыян итмәс иде, – диде ул.
Яшьләр ни тели? Йомшак кәнәфиләр белән кинотеатр, боулинг, осталык класслары үткәрү урыны, картиналар галереясы, бизнеска өйрәтү мәктәбе, батут үзәге, тавыш яздыручы студия, зообакча, СПА-салон, фитнес-зал, музыка белән шөгыльләнү өчен уен кораллары булган бүлмә, кафе, яшьләр аралашу өчен төнге клуб, ял итү өчен терраса, балалар өчен уен бүлмәсе, караоке залы, тематик кичәләр үткәрү өчен урын, фотовидеостудия, электрон китапханә, айти-мәйданчык-
лар, гаиләне саклау, сөйләмне үстерү буенча үзәкләр һәм башкалар.
– Сезнең фикерләрне тыңладым да, үземнең фикеремне дә җиткерергә булдым. Сез кинотеатр кирәк, дисез. Район буенча 14 мең яшь кеше бар. Арчада 19 мең кеше яши. Җиңү көнендә ике яхшы эчтәлек-ле фильм күрсәттеләр, шуларга барлыгы сигез кеше килде. Караоке җырларга да берничә тапкыр киләчәксез дә туячаксыз. Яшьләрне һәрьяктан үстерү үзәге булсын иде бу, – диде хәрби комиссар Алмаз Борһанов.
Ә исем кушуга килгәндә... Анысы да бер-берсеннән аерылды. “Хәзинә”, “Ихлас”, “Киләчәк-Сити”, “Дүртпочмак” һәм башкалар.
Күз алдына китерү өчен: бина иркен, матур, якты. Бүлмәләр күп. Ярты ягына икенче кат та эшләнгән. Зур зал, аңа да икенче кат эшләү мөмкинлеге бар, диделәр.
– Эш башлаганчы безгә сезнең фикерләрне белергә кирәк иде. Уйлап бетерәбез, мөмкинлекләрне барлап чыгабыз, аннан тагын сезнең белән очрашырбыз, яңа фикерләр туса, аңлашыр-
быз,– диде Ринат Садыйков. – Монда әле уйлыйсы әйберләр күп.
Гөлсинә Зәкиева