Гадәти булмаган туй кортежы

2019 елның 7 июне, җомга

Гадәти булмаган туй кортежы

Бүген Арча халкы гадәти булмаган туй кортежының шаһиты булды. Кияү белән кәләш, Руслан белән Люция Александровлар  барлык туй шартларына туры китереп  бизәлгән «КАМАЗ» йөк машинасына утырып ЗАГС каршына килеп туктады. Яшьләр тормышларындагы төп вакыйгаларның берсен – туй көннәрен  шулай итеп билгеләп үтәргә уйлаган.  Бу кызыклы идеяне, шушы йөк машинасын йөртүче кияү Руслан үзе уйлап тапкан, кәләш Люция күтәреп алган.

 Кадерле яшьләр! Сезне чын куңелдән туй көнегез белән котлыйбыз! Мәхәббәтегез якты һәм чиста булсын, бик  бәхетле булып яшәгез! Бер-берегезне саклагыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International