Җырлап яши Шәүкәтебез

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Җырлап яши Шәүкәтебез

Газетабызның ветеран хәбәрчесе, тамада, шигырьләр авторы, баянчы, җырчы, эшмәкәр (саный китсәң тагын ачылмаган яклары күптер әле) райондашыбыз Шәүкәт Вәлишин шушы көннәрдә 55 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Шәүкәт әфәнде редакциябездә күптән үз кеше, дүрт дистәгә якын ел дәвамында мәкаләләре белән укучыларны сөендерә. Гадәттә ул өермәдәй килеп керә дә, берәр көй көйли башлый. Көйләп кенә калмый, бас тавышы белән киерелеп җырлап җибәрә. Яшьлеген эзләп авыл урамы буйлап атлыймени! Туган авылын шулкадәр яратып сөйли ки, чит җирдә гомер итеп, туган җирен күрергә зар булып яшәгән кеше сыман. Югыйсә, туган авылы Ташкичү белән гомер иткән Иске Чүрилесенең арасын дистә чакрымнар гына аерып тора, көнгә берничә урап кайтырга була.

“Балачагым бик бәхетле узды. Бик шук булдым, өлкәннәр урамда яратып, үз итеп башымнан сыйпап китә иде, – дип сөйли ул күңеле белән туган авылы урамында калган балачак елларын күз алдына китереп. – Без һәммәбез гаиләдә төпчекләр, әбиләрнең назлы кочагында иркәләнеп үскән балалар, 1970 елда мәктәпкә кердек. Тик башлангычта укытучылар бер елдан артык укыта алмады безне, шуклыгыбызга түзмиләр иде”. Берәр ел гына укытсалар да, исән-сау булган укытучылар бүген горурланып яшидер: Шәүкәт тә, бик күп кешегә ярдәм кулы сузган табиб Әнвәр Вафин да алар белем биргән укучылар бит. Шул Әнвәр бит инде, урта сыйныфларда укыганда куяннар үрчетеп, аның балаларын сыйныфташларына таратып, аларны да җәлеп иткән. “Ул елларда куян тиресе кыйммәт йөри, 1 сум 70 тиен иде! Мин шул куян тиреләрен тапшырып, Кенәрдән үзе йөри торган уенчык машина алып кайткан идем”, – дип искә төшерә Шәүкәт абый. Димәк, эшмәкәрлек орлыклары шул вакытта ук сибелгән булган инде үзенә.

6 яшендә тәүге тапкыр җырлап сәхнәгә чыккан малай бүген тамада, җырчы, баянчы булып ярты Татарстанны әйләнеп чыкты. Чыршы бәйрәмендә абыйсы Илһам белән дусты Илнур “Сәяхәтче җыры”н башкарганда ярдәм итәргә дип кенә тамаша залыннан йөгереп чыккан иде, үзе җырлап та бетерде тагын. Илһам абыйсын да Татарстанда беләләр, Илһам Вәлиша язган җырлар шактый җырчының репертуарында. Әниләре Кафия апа нәселе җыр-моңга, шигырь язуга сәләтле булган, егетләр шуның дәвамчылары булып үскән. Ә ул балачак кул сузымында гына сыман. Әнә, әнисенең энесе Рәҗәп хромка алып җырлап җибәрә, Шәүкәт авызын ача да, яба алмыйча тыңлап утыра. “Их, шулай уйный белсәң иде”, – дигән хыялы ихластан теләгәнгә тормышка ашкандыр, мөгаен. Яшь чагыннан ул тальян, гармун, баянда рәхәтләнеп уйный. Музыкага тартылу педагогика институтына алып барса да, башлангыч музыка белеме булмау анда укырга керү бәхете бүләк итми, әмма физик тәрбия факультетын тәмамларга насыйп була. Белгечлеге буенча 5 кенә ел эшли. Хәер, Шәүкәт атлы егетнең тынгысыз күңеле бер урында гына ябышып эшләргә риза түгел сыман. Аңа гел нинди дә булса үзенчәлек, иркенлек кирәк. Театр артисты буласы калган үзенә. Бу фикерне үзенә дә бер генә тапкыр әйткәннәре булмаган икән. “Артистларның тормыш-

лары барып чыкмый, мин гаиләмне саклап калу өчен артист булмадым”, – дип шаярта. Әй, җор телле дә инде үзе! Нечкә юмор белән сөйләшкән чагында чынлап әйтәме, шаяртамы икәнлеген аңлап та булмый. Гаиләсенә килгәндә, ул түгәрәк. Тормыш иптәше, аңлап, кадерләп яшәүче Илсөя апа белән өч балага гомер биреп, тәрбияләп үстереп икесен олы тормыш юлына чыгарганнар. Бүгенге көндә оныкларны яратып яшиләр. Төпчек дигән сүзгә генә түгел, гореф-гадәтләренә дә тугры калган Шәүкәт абый, әти-әнисен Илсөя апа белән бергә багып, хәер-догаларын алып калганнар.

Умарталар тотучы, үз пилорамында агачлар яручы, кешегә яхшылык кына кылырга яратучы... Уңай сыйфатларын саный китсәңме?!. Пилорамасы әтисеннән мирас булып калган. Гомумән, мирас маллары шактый аның: әнисе Кафия апаның алдынгы бозау караучы булып алган елларындагы Тула самавырларын, кәшемир шәлъяулыкларын, алтын йөгертелгән сәгатьне кадерләп саклый. Шәүкәт Вәлишин белән аралаша башласаң, көнең үткәне сизелмәскә дә мөмкин. Гомерендәге күңелле, кызык вакыйгалар белән генә бәйләнеп бара аның үзе турындагы бәяне. Бүгенге көндә Иске Чүриле мәдәният йорты директоры булып эшләүче Шәүкәт әфәнденең күңел түрендә киләчәктә чынга ашарга мөмкин булган хыял яши: Германиядә үзе армия хезмәтен узган җирләрне бер барып күрү теләге. Саубуллашуы да гадәттәгечә булмады җитмеш һөнәр иясенең: фикерләрен шигырь юлларына салып көндәлек тормышындагы мең мәшәкатьләрен җайларга китте:

“Җырланасы җырым бетмәгән,

Оныклар да үсеп  җитмәгән,

Бар аларны кеше итәсе,

Аннан оныкчыклар көтәсе...”

 

Розалия Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International