Безнекеләр барыбер иң яхшылар
Район башлыгы Илшат Нуриев “Яшь профессионаллар” VII Милли чемпионаты (WorldSkills Russia) җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты, аларга Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы командасы “Яшь профессионаллар” VII Милли чемпионаты (WorldSkills Russia) финалында беренче урынны яулады. Татарстанның җыелма командасы составында Арча педагогика һәм Арча агросәнәгать көллиятләре студентлары да бар иде.
– Үзегез өстендә эшләп зур уңышларга ирешкәнегез өчен зур рәхмәт. Сезнең өчен хәзер мөмкинлекләр бик зур. Киләчәктә дә шулай эшләргә, уңышларга ирешергә язсын, – диде Илшат Нуриев. – Тик арагызда җиңүчеләр булмавы гына борчый. Нәрсә эшләп бетерә алмыйбыз? Бездән нинди ярдәм кирәк? Әйтегез, булышырбыз. Теләгем – тырышып укыгыз, чит телләрне үзләштерегез, татар теле турында да онытмагыз, спорт белән шөгыльләнегез, киләчәктә үз урыныгызны табыгыз.
Район башлыгы Арча педагогика көллиятеннән үз компетенцияләрендә беренче урынны алган Сабина Сәлахова (шулай ук ул “Профессионализм өчен медаль- он”га да лаек булган), өченче урыннарны яулаган Диана Сабирова, Аделя Ашрапова, Зөлфәт Гафиятуллин, Искәндәр Җамалов, Ислам Рамазанов, “Профессионализм өчен медальон”га лаек булган Айгөл Нуриевага һәм аларның җитәкчеләре Лилия Маликова, Ильвира Сәфәрова, Гөлнара Хәбибуллина, Лилия Сәлахиева, Альбина Сәлахова, Чулпан Хәмидуллина, Гөлназ Нуретдиновага, Арча агросәнәгать көллиятеннән өченче урыннарны алган Зилә Андреева, Илназ Ибраһимов, Илсаф Шаһисламовка, җитәкчеләре Сания Хаҗиәхмәтова, Надежда Мөхәммәтҗановага бүләкләр тапшырды. Илшат Нуриев шулай ук әлеге чемпионатта актив катнашып, үз уку йортлары данын яклаган педагогика көллиятеннән Алинә Заһидуллина (җитәкчесе Лилия Галимова), Гүзәл Закирова (Ләйлә Сәгъдетдинова), Гөлназ Яруллина (Алинә Гыйлаҗева), Татьяна Дуболазова (Рөстәм Зарипов), агросәнәгать көллиятеннән Раил Мөхәммәдиев (Фәһим Фәйзрахманов), Заһир Зиннәтуллинны (Илнар Гыйниятов) бүләкләп үтте, әлеге уку йортлары җитәкчеләре Лилия Мусина һәм Рифкать Камалетдиновка рәхмәт белдерде.
Диана Сабирова ярдәм күрсәткәннәре һәм шулай зурлаулары өчен барлык студентлар исеменнән рәхмәтен җиткерде.
– Районнан чыккан 130дан артык галим бар. Аларны да ярдәмгә тарта алабыз. Тәкъдимнәрегезне әйтегез, – диде Илшат Нуриев. – Сездән яңа җиңүләр көтәбез.
Соңыннан Арча агросәнәгать көллиятенең җәмәгать туклануы продуктлары буенча технолог һөнәрен үзләштерүче Зилә Андреева һәм аның җитәкчесе җитештерүгә өйрәтү остасы Сания Хаҗиәхмәтова белән аралашып алдык. Зилә быел соңгы, дүртенче курста укый. Ялларда, бәйрәмнәр вакытында җәмәгать туклануы предприятиесендә эшли, пирог- лар пешерә.
– Миңа камыр белән эшләү бик ошый, – ди Зилә. – Тик бездә өйрәнү өчен җиһазлар җитеп бетми. Мәсәлән, бездә камыр кабарта торган шкаф, камыр җәя торган машина юк. Көнкүреш техникасы белән генә эшлибез. Бәйге барышында беренче чиратта алар белән эшләргә өйрәнергә туры килде. Безнең проблема менә шул.
– Аннан икмәк пешерү серләренә 4нче курста гына өйрәтә башлыйбыз. 2-3 курс программасына ул кертелмәгән, – дип өстәде Сания Хаҗиәхмәтова. – Шушы проблемаларны исәпкә алганда, төбәк чемпионатында шәһәр уку йортлары арасында өченче урын яулавыбыз алтынга тиң. Районнар арасында бер без чыктык бит. Димәк, шәһәрләрдән ким укытмыйбыз. Шуның белән горурланабыз.
Илназ Ибраһимов белән Илсаф Шаһисламов “Ландшафт дизайны” компетенциясе буенча өченче урында. Агросәнәгать көллиятендә бу һөнәр буенча бөтенләй укытмыйлар. Җитештерүгә өйрәтү остасы Надежда Мөхәммәтҗанова өстәмә рәвештә үзе өйрәтә. Илсаф ирешкән уңышлары өчен быел 6 мең сум күләмендә грант та алган.
– Бу юнәлештә дә проблема бар. Ландшафт дизайны белән шөгыльләнү, матурлау өчен ком тутырылган аерым кабинет кирәк. Егетләр спортзалда гына өйрәнергә мәҗбүр, – диделәр укытучылары.
Ә менә Арча педагогика көллия- тендә чемпионатта катнашып урыннар яулау өчен барлык шартлар да тудырылган. WorldSkills төбәк чемпионатында Арча педагогика көллияте 2016 елдан бирле катнаша һәм урыннар яулап килә. Бу хакта безгә Гөлнара Хәбибуллина җиткерде.
– Ел саен диярлек WorldSkills стандартларына туры килә торган, чемпионатта кулланырга кирәк булган яңа җиһазлар алына. Экспертлар үзләренең белемнәрен күтәрү максатыннан WorldSkills стандартлары буенча белем күтәрү курсларында укыйлар, – диде ул. – Шулай ук өченче ел инде көллият студентлары “Башлангыч сыйныфларда укыту”, “Мәктәпкәчә тәрбия” компетенцияләре буенча күрсәтмә имтихан тапшыралар. Чемпионаттагы һәм имтихандагы биремнәр практика программаларына да кертелеп, студентларны әзерләү икенче курстан ук башлана. Чит көллиятләрдән килгән экспертлар безнең студентларның югары әзерлекле булуын таныйлар.
Гөлсинә Зәкиева