Эшләп үткән гомер
Район башлыгы Илшат Нуриев Югары Пошалымнан Тәхәветдин абый Бәдгытдиновны юбилее белән котларга килгәндә юбиляр карчыгы Түрфәндә апа белән кызы Резедәдә кунакта иде. Илшат Нуриев юбилярга Россия Президенты В.Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды, бүләк бирде, сөйләшеп утырды. Без дә Тәхәветдин абыйны 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Арча станциясендәге йортка Тәхәветдин абый белән Түрфәндә апаның барлык балалары да җыелган. Фәүзия, Фәрит, Рузия, Фәргать, Резедә, Равил… Түрфәнда апа 7 бала тапкан. Бала хәсрәте дә кичерә алар. Равилнең игезәк сыңары Равилә 10 яшендә авыртып үлеп китә. Бүген бар да исән-сау.
– Балта остасы булдым, заманында бик күп эшләдем, – дип сөйли Тәхәветдин абый. – Сугыш башланганда 12 яшь иде. Колхоз эшенең бөтен авырлыгын бала-чага, карт-коры, хатын-кызлар күтәрде. Безнең әти-әни тырыш, булдык-
лы кешеләр иде. Сыер, ат, сарыклар асраганнар. Без 9 бала. Бөтен байлыкны колхозга алып бетергәннәр. Шуннан әти ачка үлмәс өчен балта, пычкысын алып, безне ияртеп, авылларга чыгып киткән… Исән калганбыз. Кечкенәдән кул арасына кереп, балта, пычкы эшенә өйрәндем.
Улы Фәрит сүзгә кушылды. “Безнең Югары Пошалым авылына Пошалымнар арасында “Шакы-шокы” кушаматы тагылган, – дип сөйләде ул. – Авылыбыз ир-атлары иртән иртүк торып балта белән шак-шок агач эшенә тотынганнар. Чана, төрле кирәк-яракны ясап сатканнар. Шулай итеп көн иткәннәр, тамаклары тук, өсләре бөтен булган”.
Тәхәветдин абыйның гомер буе кулыннан балтасы төшми. Колхозда төзелеш эшендә без булдык инде, ди. Балта остасы була, өйләр сала, ат белән кибеткә товар ташый. Түрфәндә апа: “Тәхәветдин балаларга да, миңа да бик әйбәт кеше булды”, – дип шөкер итә.
Тәхәветдин абый белән Түрфәндә апага авырмыйча, балалар куанычы белән кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Румия НАДРШИНА