Без шул корабның пассажирлары

2019 елның 14 июне, җомга

Без шул корабның пассажирлары

Февраль башында район китапханәсе фойесында бер банер пәйда булды. “Керпегә тормыш бүләк ит!” дигән сүзләр белән бизәлгән банер балаларга кулланылышы беткән батареяларны җыеп китапханәгә китерергә өндәүче акция булып чыкты.

Һәм шул көннән Интернет челтәрендә батарея тапшырып керпе сүрәте янында фотога төшкән балаларны күп күрергә туры килде. Батареяларны мәктәп укучылары да җыйды, бакча балалары да, авыл китапханәчеләре, китап укучылар да. Кыскасы, район китапханәләр челтәре тырышлыгы белән 4 ай эчендә 1000нән артык кеше катнашып, 50000нән артык батарея җыелган.

5 июнь – Бөтендөнья экологлар көнендә акциягә йомгак ясалып, район балалар китапханәсе үзенә җиңүчеләрне җыйды. Балалар белән очрашуга чын экологлар: Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәүсә Латыш һәм “Ашыт” тыюлыгы хезмәткәре Гөлнара Абдрахманова да бүләкләр белән килгән.

Чарада 100дән артык батарея җыйганнар, актив балалар бүләкләргә, рәхмәт хатларына ия булды. Әгәр ташламый саклап бармаган булсаң, ул батареяның 10сын гына җыюы да мөмкин түгел. Ә монда 500әрне җыйган балалар бар. Бакча балалары ул батареяның табигатькә нинди зыян салганын белеп бетерми, әлбәттә, шунлыктан, әти-әниләргә, балалар белән бергәләп батарея җыю барышында, зыянын аңлатып тырышырга туры килгән. Бакча балалары арасында 9нчы балалар бакчасыннан 562 батарея җыеп 1 урын алган Ильяс Шәрәфетдиновның әнисе Лилия ханым: “Улым кечкенәдән батареяларны уенчык итеп уйнарга яратты, шуларны тезеп “коймалар кора”, “утын әрднәләре өя”, “терлек сарае” төзи иде. Ул кызыксынып уйнагач, берсен дә ташламый җыеп бардык. Хәзер биш яшь үзенә, ул туганнан бирле җыелган “байлык” бу. Авылга кайткач, әти-әниләр, туганнар, күрше-күлән дә үзләрендә булган батареяларны җыеп бирде, шуларныкын да кушкач, 500дән артып киткән”, – дип сөйләде.

Рекорд куючылар арасында Ильястан соң 463 батарея җыеп 2 урында Арчаның 3нче мәктәбеннән 2 сыйныф укучысы Инсаф Хәсәнов һәм 437не җыйган, 8нче балалар бакчасыннан Алинә Бәйрәмова, 3 урында 395не җыйган Арчаның беренче мәктәбеннән 2 сыйныф укучысы Салих Вафин да бар.

Табигатьне саклау өчен һәркемгә дә эколог булу таләп ителми. Без һәрберебез берникадәр эколог, табигатьне саклаучылар. Үзебез яшәгән тирәлекне саклап, яклап, чистартып яшәмәсәк, ни булыр? Моңарчы батареяларның табигатькә, бигрәк тә, аунап ятып кеше сәламәтлегенә дә зур зыян салганын укып, ишетеп белсәк тә, Арчада махсус батарея җыю урыннары юк иде. Акция тәмамланса да, район балалар китапханәсе әлеге изге эшне дәвам иттерергә ниятли. Вакыты чыккан, яраксыз батареяларыгызны чүплеккә ташламагыз, ничек тә җай табып китапханәгә китерегез, хөрмәтле райондашлар! Батареяларны Россиядә эшкәртү мөмкинлеге булмаса да, ил буйлап җыеп, эшкәртү комбинатларына читкә озаталар.

“Без барыбыз да Җир дип аталучы корабның пассажирлары, – дип язган француз язучысы Антуан де Сент-Экзюпери. – Һәм аннан башка җиргә күчү мөмкинлеге юк”. Шул җиргә рәхмәтле булып, кадерләп, саклап яшик.

Розалия Сафина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International