Өстенлекләре кызыгырлык
“Әти-әниләр улларын армиягә контракт буенча хезмәт итәргә җибәрергә курка. Монда эшсез булса да, иң мөһиме, янда. Чынлыкта, егетләргә үз урыннарын табу өчен менә дигән мөмкинлек бит ул”.
Бурятиянең Кяхта шәһәрендә менә инде сигез ел хезмәт итүче батарея командиры капитан Марат Кәлимуллин белән очрашып сөйләшкәндә Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһановның шушы сүзләре искә төште. Арчаның үзеннән Марат. Бишенче гимназиядә укыган, Казандагы югары артиллерия- команда училищесын тәмамлаган. Аннан юллама буенча Бурятиядәге хәрби частька киткән. Хәзер үзе контракт буенча килүчеләр белән эшли. Аның кул астында 63 кеше.
– Контракт белән килүчеләр анда нәрсә эшли?
– Мотоукчы бригадасы бездә. Даими өйрәнүләрдә катнашалар. 2018 елда “Көнчыгыш-2018” дигән бик күләмле өйрәнүләр булды. Россия Президенты Владимир Путин да карарга килде. Мин үзем артиллерист, үзйөрешле җайланмалардан аттым. Контрактчылар снарядлар белән эш итәләр, җайланмаларны коралар. Транспорт белән идарә итү, элемтәче, оператор, механик-транспорт белән идарә итүче һәм башка белгечлекләр бар.
Контракт өч елга төзелә. Армия хезмәтенә алыну белән контракт төзергә була. Яңа килгәннәр казармаларда яши.
Табигате бик матур. Шәһәр таулар арасында урнашкан. Комлык. Яңгырлар сирәк була. Җәен эсселек 45 градуска җитә, ярты кышта -30, -35 градус була.
– Шулай һәрчак казармада яшиләрмени?
– Казарманы сез ничек күз алдына китерәсездер. Әмма ул төзекләндерелгән, тулай торак тибындагы искиткеч матур, чис-та, якты, бөтен уңайлыклары булган бина. Ялгызларга шуннан аерым бүлмәләр бирелә. Тормыш итү өчен кирәкле көнкүреш техникасы, мебель белән. Душ, кер юу машинасы, тузан суырткыч – барысыннан да файдаланырга була. Ә инде гаиләсе булганнарга шәһәрчектән, часть территориясеннән читтә фатир бирелә. Минем хатыным Айсылу, Арча кызы. Ике балабыз бар. Кечкенәсенә әле өч яшь кенә. Балалар бакчасы, мәктәп шунда гына, ял итү, буш вакытны культуралы үткәрү өчен урыннар җитәрлек.
Фатир алу мөмкинлеге бирелә. Хәрби ипотекага. Беренче контракт беткәч, ягъни өч елдан соң, икенче контракт төзегән кеше рапорт язып үзе теләгән җирдә фатир алырга чиратка баса. Мин, мәсәлән, Казанда алдым. Ипотеканы Россия Федерациясенең Саклану министрлыгы түләп бара. 25 ел хезмәт итсәң, ул тулысынча үзеңә кала. Хәрби хезмәттән иртәрәк китүчеләр калган сумманы үзләре түли.
Бер ел хезмәт итү ел ярымга санала. Минем 8 ел хезмәт 12 ел була. Пенсиягә егерме елдан чыгалар. Аннан инде туган ягыңа якынрак урынга кайта аласың.
– Контракт белән хезмәт итүчеләрнең хезмәт хаклары турында да әйтеп китегез инде.
– Контрактчыларның минималь хезмәт хакы 25 мең, уртачасы 29 мең сум. Бер елдан өстәмәләр кушыла башлый. Алар бик күп. Төньяк, район коэффициентлары һәм башкалар. Ай саен премияләр бирелә. Билгеле вакыт үткән саен хезмәт хакы суммасы да арта бара. Мин 2011 елда килдем, ул чакта хезмәт хакым 17мең 100 сум иде. Хәзер 76 мең сум алам.
Бушлай социаль пакет бирелә. Үзеңә һәм гаилә әгъзаларына хәрби госпитальдә медицина хезмәте бушка. Елга бер тапкыр чираттагы ялга кайтып килү өчен юл чыгымнарын түлиләр. Үзеңә һәм гаиләдәге тагын бер кешегә. Чираттагы ялның срогы да биш ел саен үзгәрә. Яңа килгәннәргә 35 тәүлек, шуңа кайту-килү көннәре өстәлә. Минем ял 45 тәүлек, юл өчен 5 тәүлек өстәлде.
Аннан хәрби, офиста кию өчен формалар, ашханәдә тук- лану бушлай. Киемнәр яхшы. Туклану да әйбәт, швед өстәле кебек, теләгәнеңне сайлап аласың. Хезмәт вакыты 9нчы яртыдан кичке 7нче яртыга кадәр. Төшке аш һәм ирекле вакыт көндезге 1дән 3кә кадәр.
– Эш көннәрендә нәрсә белән шөгыльләнәләр?
– Махсус әзерлекләр, төрле занятиеләр була. Ташлама белән права алу мөмкинлеге бар. Автомәктәпкә укырга эш вакытында җибәрәбез.
– Кызлар да контракт буенча хәрби хезмәткә алынамы?
– Кызлар хезмәт итә. Элемтәчеләр, медицина хезмәткәрләре бар.
– Бездә Самара, Саратовка, Чиләбе өлкәсенә, Таҗикстанга, Ерак Көнчыгышка чакырулар бар икән...
– Теләге булган егетләр табылса, чакыру җибәрә алабыз.
– Рәхмәт, Марат.
Югары гына түгел, урта һөнәри белем алган егетләр дә ике елга контракт төзеп, хезмәт итәргә китә ала. Өч ай сынау срогы белән. Аның мәҗбүри хезмәт белән чагыштырганда өстенлекләре дә бар. Беренчедән, ай саен 2 мең сум түгел, 18 мең сумнан 45 мең сумга кадәр хезмәт хакы түләнеп барыла. Икенчедән, үзең теләгән хәрби частьны сайлап алырга була.
Гөлсинә Зәкиева