Бер, ике, өч – алардагы көч!

2019 елның 14 июне, җомга

Бер, ике, өч – алардагы көч!

Мин әле болыннарда авылның бөтен ир-егетләренең чалгы белән колхоз печәнен чапкан вакытларны хәтерлим. Таң беленүгә, иртәнге чык белән, 50–60 кеше бер-бер артлы тезелеп печән чаба башлый. Чыклы үләнне чалгы яхшы кисә, авылда чалгы таптатучы, кайрап бирүче бер-ике оста бар, аларның эш кызу. Хуш исле болын печәне – үзең ашарлык! Бәти печәне дигән исеме дә бар иде аның. Мондый тәмле азык бәтиләргә генә эләгә иде.

Басуларга люцерна чәчә башлагач болыннарны чабу бетте. Ургычлар кайткач халык бик шатланды, чөнки чалгы белән печән чабу җиңел эш түгел, чалгың үтмәсә бигрәк тә...

Печән эшләре әле шактый еллар кул көче белән башкарылды. Печән җыйгычларны ат тартса да, төяү-бушату, эскерт салу эшләре һаман да сәнәк белән иде әле. Ул еллардагы печән басуын күз алдына китерсәң, үзе бер тамаша, андагы халык!

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин белән “Яңарыш” хуҗалыгына барабыз. “Алар шактый печән әзерләде инде, бүген курсалар да чыга”, – диде ул.

“Яңарыш” ширкәте җитәкчесе Айрат Бульмаков: “Без 80 тонна печән әзерләдек инде. Сабантуйга кадәр ура башлаган идек. Хәзер мин сезгә печән әзерләүнең бөтен эш барышын күрсәтәм”, – дип каршы алды.

Штерә авылын узып, урман буендагы күпьеллык үлән басуына килеп чыктык. “Менә монда Илһам Мостафин ура”, – дип аңлатма биреп барды җитәкче. “Уңышы әйбәт күренә, ашлама керткәнсез, ахрысы?” “Әйе, ашлама кертмичә моның кадәр уңыш алып булмый”.

Бераз киткәч басуны пыр туздырып Ирек Гыйниятов кипкән печәнне теземнәргә сала. Ерак та түгел зур-зур печән төргәкләре тезелеп киткән. Равил Сафиуллин белән Раушан Әхмәтҗанов теземнәрне төргәкләргә әверелдерәләр. “Бер төргәге 650 килограмм чамасы килә, – ди Айрат Бульмаков. – Быел түләү төргәк саныннан түгел, ә тоннадан, шуңа төргәкләр бик тыгыз”.

Рәис Солтанов басудагы печән эшенең төгәлләү өлешен башкара. “МТЗ” тракторына озын арба таккан, шуңа печән төргәкләре төяп йөри. Әйе, йөри, төргәк янында туктап та тормый, барган килеш махсус җайланма “куллары” белән күтәреп ала да, җайлап кына арбага салып куя. Ундүрт төргәкне 15 минутта төяп тә куя! Складка кайткач үзе бушата да икән әле.

Ирексездән “Бер, ике,өч – аларда нинди көч!” дип куярсың.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International