Пенсионерлар, сезнең өчен
Әңгәмәдәш – Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина.
– Гөлназ Гыйлембаевна, авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләгәннәрнең пенсиясе артты. Ә сораулар туып тора, яңалыклар да бар.
– Әйе, 2019 елның 1 гыйнварыннан авыл хуҗалыгында кимендә 30 календарь ел эшләгәннәрнең пенсияләре артты. Ул авыл җирендә яшәүче яшь буенча пенсиягә чыгучыларга һәм инвалидларга кагыла. Ә менә бу өстәмә ире яки хатынының пенсиясен алучыларга каралмаган. Шулай ук өстәмәне эшләүче пенсионер алмый. Әгәр дә пенсионер эшкә керә икән, ул бу турыда кичекмәстән пенсия фондына хәбәр итәргә тиеш. Хәбәр итмәгән очракта эшләгән айларында алган өстәмәсен кире кайтарырга туры киләчәк.
– Армия, декрет еллары стажга исәпләнәме?
– Армия еллары стажга керми. Бала белән 1,5 елга кадәр утырган чор стажга исәпләнә. Күп бала булса, стажга декрет ялларының иң күбе 6 елы исәпләнә.
– 30 календарь елга берничә көнем тулмады, дип өзгәләнүчеләр бар. Андыйларга бигрәк тә үкенечле. Стажга тулмаган көннәрен пенсионерлар бүген эшләп тутыра аламы?
– Әйе, андый мөмкинлек бар.
– Искә төшерик әле: авыл хуҗалыгында нинди хезмәт башкаручыларга өстәмә каралган?
– Сыер савучылар, бозау, тана караучылар, ферма мөдирләре, зоотехниклар, механизаторлар, мас- терскойларда эшләүче техника ремонтлаучылар, механик, инженер, агрономнар һ.б.өстәмә ала. Ә менә колхоз, совхозларның бухгалтериясендә эшләгән хисапчыларга, икътисадчыларга, колхоз ашханәсендә хезмәт иткән пешекчеләргә бу кагылмый. Кыскасы, әлеге закон фермаларда һәм басу, кырларда турыдан-туры эшләгән авыл кешесе өчен эшләнгән.
– Районда авыл кешесе “Сельхозхимия”, “Сельхозтехника” берләшмәләрендә дә эшләде. Механизаторлар, шоферлар шулай ук басудан кайтып кермәде. Аларның пенсиясе арттымы?
– Аларның пенсиясе артмады. Монда оешмаларның нәрсә белән шөгыльләнүләре турында язылган документ төп рольне уйный. Предприятиенең нәкъ менә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүе кирәк.
– Ә нинди яңалыклар бар?
– Авыл хуҗалыгында төзелеш эшләре башкаручыларның да, кимендә 30 календарь ел стажы булса, пенсияләре арта. Бу категориягә балта осталары, төзелеш материаллары склад мөдирләре, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүчеләр һ.б. керә. Һәм тагын, колхоз, совхоз, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче оешмалар җитәкчеләренең төзелеш, хисап, икътисад эшләре буенча урынбасарларына пенсия өстәлә.
– Күпме өстәлә?
– Пенсия иминиятләнгән (ул төрле кешедә төрлечә) һәм дәүләт тарафыннан бар пенсионерга да бертигез билгеләгән өлешләрдән тора. Менә шул дәүләт билгеләгән өлешнең (5334 сум 19 тиен) 25 проценты өстәп түләнә. Ул сумма бүген 1333 сум 55 тиен тәшкил итә. 3нче төркем инвалидларга ул сумманың яртысы гына каралган.
– Бүген мөрәҗәгать итүчеләрнең пенсияләре кайчан арта?
– 2019 елның 1 сентябренә кадәр мөрәҗәгать иткәннәрнең пенсияләренә өстәмә 2019 елның 1 гыйнварыннан исәпләнә. Бер шарт бар: 30 ел стаж 2019 елның 1 гыйнварына тулган булырга тиеш. 1 сентябрьдән соң килсәләр, ул вакытта өстәмәләр икенче айдан исәпләнә.
– Мәгълуматлар өчен рәхмәт.
Румия Надршина