Җиңүче кызлар

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Җиңүче кызлар

12 июнь – Россия көнендә Арчаның сәнгать мәктәбе рәсем бүлеге укучылары Казанның “Ривьера” күңел ачу үзәгенә конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына барды һәм татлы бүләкләр, гаилә  белән аквапаркка билетлар, истәлек сувенирлары, көнкүреш техникасы кибетенә сертификатка ия булып кайттылар.

Инзилә Сәйфетдинова белән Рамина Васильеваның “Бердәм Россия” партиясе уздырган “Балалар илне сүрәтли” республика конкурсында тәүге тапкыр катнашулары. 13нче тапкыр уздырылучы проект кече яшьтәге мәктәп балалары арасында фикер йөртү, уйларын, күргәннәрен кәгазьгә төшереп сүрәтләү, дәүләт турында белемнәрен һәм карашларын киңәйтү, пат- риотлык хисләрен арттыру максатына корылган.

 Җиңүчеләргә килгәндә, Инзилә Арчаның 5нче гимназиясенең 3нче сыйныфын тәмамлаган, Рамина 1нче мәктәпнең 1нче сыйныфын. Икесе дә талантлы, рәсем ясарга кечкенәдән яраталар. “Инзилә кечкенәдән кәгазьгә рәсем ясап кына түгел, энҗеләр белән дә үзенчә нидер маташтырып, уйнап утыра иде. Үсә барган саен рәсемне карап та, уйлап та ясый башлады, үз теләге булгач, сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегенә бирдек. Ике ел йөри бирегә. Осталыгы көннән-көн үсә”, – ди Инзиләнең әнисе Рания ханым.

Конкурска дигән рәсемнәрне кызлар, әлбәттә, укытучылары киңәшенә таянып ясаган. Конкурсның район этабында җиңү яулаган рәсемнәрнең республика дәрәҗәсендә җиңәрләренә укытучылар да өметләнмәгән. 45 район арасында ике укучың җиңү яуласын әле! Укытучылар Альмира Васильева (ул Раминаның әнисе дә) һәм Айгөл Галимҗанова укучылары җиңү яулап

кайткан саен хезмәтләренең нәтиҗәсе булуына куана. Бүлектәге 100 баланы (чиратлашып, бер көн берсе, бер көн икенчесе укыта) кулына каләм тотып сүрәт төшерергә өйрәткән укытучылар өчен зур дәрәҗә бу. Укучылары конкурсларда еш катнаша, уңышка ирешкәннәре дә аз түгел. Күбрәк, республика конкурсларында 10ар бала катнаша. Рәсем буенча конкурслар күп булганга, берәү дә мәхрүм калмасын дип шулай катнаштырырга тырыша укытучылар. “Балалар илне сүрәтли” конкурсына да район этабында җиңү яулаган 10 укучы эшен җибәргәннәр. Җиңү яулаган сүрәтләргә килгәндә, быел республикада игълан ителгән эшче һөнәрләр елы уңаеннан, Рамина “Минем әтием фермер”. Инзилә диктор Лия Заһидуллинаны ясаган булган.

Тырыша кызлар, сүрәт төшергәндә бар күңелләрен биреп эшлиләр. Бу көннәрдә аларның практика дәресләре, шунлыктан, ике атна дәвамында урамда, табигать кочагында күргән-тойганнарын ак битләргә төшерәчәкләр.

Конкурста җиңү яулап кайтканга кызлар да, укытучылар да, әти-әниләр дә чиксез шат. Атнага өч тапкыр уздырылучы дәресләрне тагын да арттырсыннар иде, дип мәктәпкә ашкынып килүче кызларның җиңү яулагач тагын да илһамланып иҗат итә башлаячакларына шик юк.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International