Көллият 75ен тутырды
Арча агросәнәгать көллияте 75 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтте. Көллият укучылары һәм хезмәткәрләренең җыр-моңнарына үрелеп барган бәйрәмгә кунак булып район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, көллиятне тәмамлап, бүгенге көндә дәрәҗәле урыннарда хезмәт куючы элеккеге укучылары, лаеклы ялдагы хезмәткәрләр, укытучылар да килгән иде.
Арча агросәнәгать көллиятенең тарихы сугыш елларына барып тоташа. Сугыш елларында биредә Арча педагогия училищесының күченеп эшләгәне мәгълүм. 1944 елда пед-училище Арчага үз бинасына күченгәч Үрнәктә механизаторлар әзерләү мәктәбе оеша. Аз төркем туплап эшли башлаган уку йорты сугыштан соң Татарстанның күп районнарыннан механизаторлыкка укырга килгән егетләргә белем бирә. Ул елларда тулай торак юк, укырга күп киләләр. Курсантлар (халык телендә укырга килгән егетләрне шулай дип атыйлар) тирә-яктагы авылларга фатирларга керә. Бер йортта 5-6шар курсант яши. Халык нинди киң күңелле булган ул авыр чакларда! Югыйсә, үзләренең дә сугыштан соң тамак ягы такы-токы, йокларга идәндә тәгәрәгәннәр. Үзләренең күп баласы янына укырга килгән балалар да сыйган. Шул курсантлар районыбызның күп кызларын кәләш итеп алып китеп, районыбызның нәсел тамырын еракларга таратуда ярдәм иткән. Бүгенге көндә әнә шул егет-кызларның инде оныклары биредә белем ала. Чыннан да шулай, Үрнәк көллиятендә династияләп укучылар да бар.
Беренче директорлардан Харис Галиев зыялы, таләпчән булуы белән халык күңеленә аеруча кереп калган. Аның эшен дәвам итүчеләр арасыннан бүгенге директор Рифкать Камалетдинов унөченчесе. Очрашуга килгән элеккеге директор Равил Фатыйхов 1980нче елларны искә төшерде. “Ул елларда мәктәпләрдә механизаторлыкка укыта башлагач, безгә килүчеләрнең саны күзгә күренеп кимеде. Шунлыктан, министрлык белән сөйләшеп, укырга кызларны да кабул итә башладык”, – дип сөйләде ул. Шулай итеп биредә пешекчеләр дә әзерли башлыйлар. Аннан әкренләп уку йортының статусы үзгәрә бара: училище, лицей, көллият... Бүгенге көндә көллиятнең пешекче-кондитерлык бүлеге укучыларының уңышлары Татарстанда гына түгел, WorldSkills чемпионаты бәйгесе ярдәмендә Россия күләмендә дә билгеле. Гомумән, 75 еллык тарихында уку йорты илебезгә 30 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган.
Көллияттә элек-электән белемле, сәләтле укытучылар, хезмәткә өйрәтү осталары эшләгән. Заманында республикага билгеле директор урынбасарлары Рәфкать Сабиров (рухы шат булсын), Рафис Исламовларны да искә алдылар, озак еллар уку-укыту буенча урынбасар булган Гөлфирә Гаттарова эшен бүгенге көндә лаеклы рәвештә Эльмира Гаянова дәвам итә. Мәңгелеккә күчкән укытучы, осталар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Аларның хезмәтен дәвам итүчеләр булуы үзе бәхет. Бәйрәмдә әнә шундый булдыклы, тырышларның хезмәте бәяләнеп, бүләкләр тапшырылды. Ринат Зәйдиевка Татарстан Республикасының атказанган укытучысы исеме бирелде. Ринат Һидият улы озак еллар машина йөртү серләренә өйрәтә. Укучылары, кайда гына яшәмәсен, эшләмәсен, якты хисләр белән искә төшерә, рәхмәтле үзенә. Тәҗрибәле, тырыш хезмәт ияләре – мәктәп партасы арасыннан чыгып кына килгән укучыларны һөнәргә дә, тормыш итәргә дә өйрәткән хезмәткәрләр бәйрәмдә Министрлар Кабинетының, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының, район башлыгының, район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатларына, Мактау грамоталарына, күкрәк билгеләренә ия булды.
Көллият коллективын киләчәктә күңелле яңалык көтә: уку йортын районның авыл хуҗалыгы ресурс үзәге итү планы бар. Бүгенге көндә көллият дирекциясе һәм район җитәкчелеге шуның өстендә эшли. Димәк, көллият тарихы тагын да баеп, коллектив үзе тәрбияләп чыгарган тырыш хезмәт ияләре белән тагын да горурланып яшәр.
Розалия Зиннәтова