Судьялар советы утырышы булды
Арчада Татарстан Республикасы судьялары советының күчмә утырышы булды.
Ул Арча район суды эшенә багышланды. Утырышны административ эшләр буенча Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Роман Гафаров алып барды. Анда Татарстан Республикасы Югары суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев, Татарстан Республикасы суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, урынбасарлары Рамил Рамазанов, Илгиз Зарипов, дәүләт хезмәте, кадрлар һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлия Насыйбуллина, шулай ук якын-тирә районнар судлары рәисләре катнашты.
Утырыштагыларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде. Аның үзенә Татарстан Республикасы Югары суды һәм Татарстан Республикасы суд департаменты идарәсенең Мактау грамотасы тапшырылды.
Көн тәртибе буенча күчмә утырыш Арча район суды рәисе Наил Сөнгатуллин чыгышы белән башланып китте. Рамил Рамазанов, Илгиз Зарипов, Гөлия Насыйбуллина һәм башкалар чыгышлары да тыңланды.
Бүләкләүләр дә булды. Арча район суды рәисе Наил Сөнгатуллинга, җәмәгатьчелек суды судьясы Марат Камаевка Татарстан Республикасы Югары суды һәм Татарстан Республикасы суд департаменты идарәсенең Мактау грамотасы тапшырылды. Ә судья Миннегөл Маннапова, баш белгеч Рәзинә Хәбибрахманова Татарстан Республикасы судьялар советы грамоталарына лаек булды. Татарстан Республикасы суд департаменты идарәсенең Рәхмәт хатлары администратор Рамил Хәкимовка һәм суд утырышы секретаре Лилия Гыйниятуллинага бирелде.
Соңыннан утырыш барышында каралган мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.
Гөлсинә Зәкиева