77 елдан соң әтисе белән күрешкән

2019 елның 21 июне, җомга

77 елдан соң әтисе белән күрешкән

Наласа авылында яшәүче 86 яшьлек хезмәт ветераны Илдус Насыйбуллин турында сүз бара. 77 елдан соң әтисенең кайда һәлак булуы турында белеп, ул күмелгән урынга барып кайткан, каберлектә дога кылган. 

– Без әтине Смоленск шәһәрендә һәлак булды дип йөрдек. Чөнки үлеме турындагы хәбәр шуннан килде. “Татарстан яшьләре” газетасында (14 март, 2019 ел, авторы  Әгъзам Фәйзрахманов) басылып чыккан мәкаләне укыгач, әтинең Калуга җирендә ятып калганын белдем. “...413нче дивизия составында әтинең якташлары – арчалар да (фамилияләре, исемнәре, авыл исемнәре тезелеп киткән) бик күп булган. ... Шакирҗан Насыйбуллин (Наласа) 6 мартта һәлак булган”, дигән юлларны укыгач, шул якларга барып кайту теләге уянды. Быел Түбән Камадан Сабантуйга кайткан апамның улы Мәннәф Мифтаховка (ул үзе дә 60 яшькә якынлашып килә инде) шул хакта әйттем. Ул ике дә уйлап тормады: “Чираттагы ялым бетәргә биш көн калды. Әйдә, киттек”, – диде. Шулай 10 июнь көнне юлга кузгалдык, – ди Илдус абый.

Әтисе сугышка киткәндә малайга әле 8 яшь кенә була. “Беренче сыйныфта укый идем. 1942 елның 2нчеме, 12нчеме гыйнвары. Төгәл хәтерләмим. Берсендә аны, икенчесендә абыйны сугышка алдылар. Суслонгер газапларын кичерергә дә өлгерде. Әни баргалап та кайтты әле. Соңгысында әти сугышка киткән булган инде. Шул ук елның 6 мартында һәлак та булган. Суслонгердан килгәннәр бөтенләй хәзерлексез булган, диләр бит”, – ди Илдус абый.

Әнә шулай бер ир-ат белән тәрәзә яныннан саубуллашып үтеп киткәннәре генә күз алдында калган малайның. Аннан өпочмак-

лы “кара” кәгазь килгәч әниләренең елашканнарын хәтерли. Әниләренә 5 бала кала. Авыр вакытлар. 16 яшендә Илдус Казанга ФЗӨгә, аннан Мәскәү өлкәсенә эшкә китә. Армиядә хезмәт итә. Кайтыр вакыт җиткәч солдатларны җыеп Карпат таулары итәгенә алып киләләр, кулларына корал тоттырып, Карпат тавы аша Венгриягә кайнар ноктага җибәрәләр. “Чын сугыш иде ул. Исән калырмын дип уйламаган идем. Гомерем бетмәгән булган икән. Әтинең халәтен үземдә кичердем”, – ди. Әнисе вафат булган, төп йорттагы апасы кияүгә китә. Илдуска төп йортка кайтып, тормыш корып җибәрүдән башка чара калмый.

– Аллага шөкер, 86 яшькә җиттем, Оркыя апаң белән 62 ел гомер итәбез. Әтинең 44 яшендә һәлак булуын искә төшерәм дә, йөрәкләр чемердәп куя. Гөрләтеп яшәр, балалар үстерер, оныклар өчен куанып яшәр вакыты, югыйсә. Шуңа үзем исән чагында әти күмелгән урында буласым килде, – ди Илдус абый. – Калуга өлкәсе бик ерак булса да, юллар ардырмады.

Бәлкем, очрашу мизгелен күз алдына китереп сизмәгәндер. Ни дисәң дә олы кешеләр бит. Өч көнгә ике сәгать кенә йоклап алганнар. Машинада гына тамак ялгаганнар.

– Анда каберлекләр... чиксез. Фамилияләр... – укып бетерерлек түгел. Татар фамилияләре дә бик күп. Гитлерның Мәскәүгә төбәп килгән урыны булган бит. Кырганнар безнекеләрне. 413нче дивизия тулысынча диярлек юкка чыккан, – диде Илдус Насыйбуллин. – Бу урыннарда тракторлар басуга керә алмаган, бөтен җирдә мәет яткан. Әле дә сөякләр, кораллар чыга икән. Каберлекләрдә әтинең фамилиясен күрмәдек. Шунда безгә ярдәмгә бер ханым килде. Ул барысын да аңлатып, безне “Зайцева Гора” дигән музейга җибәрде. Аның каршындагы һәйкәлдә әтинең исемен таптык. Музейдагы Хәтер китабында да исеме бар. Каберлекләр булган авыл беткән, шуңа аларны берләштереп, сөяк-ләрен бер урынга алып килеп күмәләр икән. Бу эш әле дә дәвам итә, ди. Әтиемә дога укып, аның белән “сөйләшеп” кайттым. Ул да тыныч йокласын, безнең дә күңел булды. Шулай булмый, 77 елдан соң әтием белән күрештем бит.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International