Арча район Советы утырышы
19 июньдә район Советының чираттагы 34нче утырышы узды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды. Утырышта район тормышына кагылган муниципаль хокук актларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карарлар кабул ителде. Алар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.
Район Советы аппараты җитәкчесе Радик Галимуллин 2018 елда җирле үзидарә органнарында халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында чыгыш ясады. Федераль закон таләбе буенча мөрәҗәгать 3 көн эчендә исәпкә алынырга, аннан соң 7 көн эчендә тиешле органнарга җибәрелергә, ә 30 көннән мөрәҗәгать итүчегә җавап бирелергә тиеш. Бу таләпләрне үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар кодексы нигезендә җирле үзидарәнең вазифаи затына 5 меңнән 10 мең сумга кадәр штраф салу каралган.
Безнең районда халык белән элемтәне ныгыту, хакимият органнарының ачыклыгын тәэмин итү максатында гражданнарга җирле үзидарә органнарына почта, электрон почта аша, район башлыгы, башкарма комитеты җитәкчесенә турыдан-туры мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тудырылган. Узган ел районның рәсми сайты аша да 67 кешедән мөрәҗәгать кабул ителгән.
Гомумән, 2018 елда район Советы һәм район башкарма комитетына барысы 1982 мөрәҗәгать кергән. Шуның 1823е язмача, 159ы – шәхси кабул итү вакытында.
Соңгы елларда район халкы өчен иң актуаль булып төзелеш өчен рөхсәт документларын сорау – 897 (45,2 процент), җир мәсьәләләре – 431 (21,7 процент), торак шартларын яхшыр-ту – 308 (15,5 процент), юллар төзелеше – 69 (3,5 процент), коммуналь хезмәтләр – 39 (2 процент), авыр хәлдә калганда ярдәм сорау – 34 (1,7 процент), эшкә урнашу — 17 (1 процент) мәсьәләләре тора.
201 мөрәҗәгать югары хакимият органнары (ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, ТР Дәүләт Советы) аша кергән.
Югары органнарга гражданнар җирле хакимияттән канәгатьләнерлек җавап алмаган очракта мөрәҗәгать итәләр. Кайвакыт мондый җавапны гамәлдәге законнар кысаларында биреп тә булмый.
Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова районда илкүләм проект буенча башкарылачак эшләр һәм аларга “Бердәм Россия” партиясе фракциясе депутатлары контроле оештырылуы турында сөйләде. Бу чыгышны сез сайтыбыздагы видеоязмада карый аласыз.
Исрафил Насыйбуллин