“Тик яту белән бик тату”
Кунакларны юбиляр ачык чырай белән, елмаеп каршы алды. Хәлләрен сорашкач: “Тик яту белән бик тату инде. Ятам, ашыйм, өйне бер әйләнеп чыгам, тагын барып ятам. Балаларыма, оныкларыма, кияүләремә бик рәхмәтлемен. Килүегезгә зур рәхмәт. Изгелегегез үзегезгә игелек булып әйләнеп кайтсын”, – диде матур теләкләрен тели-тели.
Күлтәс авылында яшәүче Гөлҗиһан Галимҗанова шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
– И-и-и, без күргәннәр. Әти 1941 елда сугышка китте. Без әнигә дүрт бала калдык. Иң олысы мин. Күпме генә вакыт үткәндер, әни: “Әтиегез кайтмый инде”, – диде. Ник кайтмый, дип без елашырга тотындык. Шул мизгелләрне гомер онытмыйм. Киткән дә беткән дә инде. Мин менә хәзер берүзем калдым. Бөтен туганнарымның гомерен миңа өстәп биргәндер инде Аллаһы Тәгалә, – диде Гөлҗиһан апа.
Кыз 15 яшеннән фермада эшли башлый. ФЗӨгә җибәрмәс өчен шунда урнаштырганнар аны. Аннан биш ел Казанда юллар төзи. Кайткач кызны авылдашы Сабирҗан күреп ала һәм кире җибәрми. Әнә шулай яңа гаилә туа. 54 ел бергә гомер итәләр. Дүрт балалары (кызлары Рима, Резеда, Рифидә, Зөлфирә) туа. Хәзер алты оныгы, 12 оныкчыгы, оныкчыкларның да икешәр балалары бар.
– Әти балта остасы иде. Ун ел элек вафат булды. Әни мәктәптә техник хезмәткәр. Хәзерге идән юу гына түгел ул. Өчәр трактор утын кисеп ярырга туры килә иде. Безгә дә эләкте. Төнге сәгать беренчеләрдә мәктәпкә китә, бишләрдә генә кайта. Балалар килешкә җылы була. Безнең мәктәп авылдан читтә, кыр уртасында иде. Ничек курыкмагандыр, аңламыйбыз. Шундый ат йөрәкле иде ул. 60 яшенә кадәр эшләде, – ди кызы Рифидә.
Рифидә үзе Казанда яши. Әнисен карарга авылга кайт-кан. Римасы да гаиләсе белән Күлтәстә гомер итә. Гөлҗиһан апа ялгыз түгел.
Юбилее белән котлаган кунакларны ул кул болгап, матур теләкләр белән озатып та калды.
Гөлсинә Зиннәтова